Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов Алексеевск районына эш визиты белән килде

Парламентарий муниципалитет башлыгы Сергей Демидов озатуында беренче булып Зур Тигәнәле мәктәбенә барды.

2014 елдан башлап бу мәктәп милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге: татар телендә белем бирүче база инновацион гомуми белем бирү учреждениесе булып тора. Олег Викторович укучыларны сәламләде һәм аларга уку елын уңышлы тәмамлауларын теләде.

Биредә үк, Зур Тигәнәле мәктәбенең актлар залында, Рәшидә Миңгали кызы белән Рәфхәт Гарип улы Кадыйровларны хөрмәтләделәр. Зур Тигәнәле авылында яшәүче әлеге гаиләне 60 ел бергә гомер итүләре - бриллиант туйлары белән котладылар. «Бүген гаилә кыйммәтләре алгы планга чыга. Сезнең гаилә - ул эталон, күп буыннар өчен чын үрнәк. Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!» - дип котлады Олег Викторович Рәшидә Миңгали кызы белән Рәфхәт Гарип улы Кадыйровларны.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Ралиф Гатинга инвалид коляскасы тапшырды. Моңа кадәр депутатка мондый хәйрия ярдәмен күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьне «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җибәргән иде.

Аннары Олег Морозов Речное мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Шул ук бинада балалар бакчасы да урнашкан. Сергей Демидов озатуында депутат бинаны карап чыкты, уку учреждениесе хезмәткәрләре һәм төзүчеләр белән аралашты.

“Авыл балалары уңайлы шартларда белем алырга тиеш, ә мәктәптә ремонт барган федераль программа моңа ярдәм итә”, дип билгеләп үтте Олег Морозов.

Олег Морозов «Эдем» ит цехы һәм «Алексеевск сөт заводы» эше белән танышты. Шулай ук парламентарий районның җитештерү предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев