Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырыш директор – уңышлы мәктәп

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы. Ләкин табигать күренешләреннән аермалы буларак, кеше узган гомеренә борылып карый, үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли, хаталарын төзәтә ала. Шунысы белән дә бәхетле ул.

Шундый бәхетлеләрнең берсе – бүген үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче, Урта Тигәнәле урта мәктәбе директоры, биология фәне укытучысы – Марат Зиннур улы Хәмитшин.

Тумышы белән күрше Зур Тигәнәле авылыннан ул. Галия һәм Зиннур Хәмитшиннарның ишле күп балалы гаиләсендә биш кызга алтынчы төпчек малай булып туган балага, әти-әнисе үзләре дә белмичә, Марат исеме кушканнар. Ә баксаң, гарәпчәдән Марат исеме көтеп алынган дигәнне аңлата икән. Әти-әнисенең хезмәт юлының күп өлеше “Разумов” исемендәге совхозда үтә. Әтисе комбайнчы, тракторчы булып эшли, ә әнисе исә сыер савучы булып та, төрле эшләрдә дә эшли. Соңрак Зиннур ага совхозда механик, ә аннан соң район кулланучылар җәмгыятендә товар ташучы булып эшли.

Сабыйлык, балалык чорын үтеп, Зур Тигәнәле урта мәктәбендә белем алганнан соң, Марат, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1995 елда аны уңышлы гына тәмамлап, туган авылына кайта. Ләкин яшь белгечкә совхозда эш булмау сәбәпле, язмыш аны туган мәктәбенә китерә. Элеккеге мәктәп директоры Нургазиз Сәлимҗан улы чакыргач, булачак педагог бик теләп физкультура укытучысы булып эшли башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы абыйларын балалар да үз итә. Берничә елдан аңа биология фәнен укытырга тәкъдим итәләр. Марат Зиннур улы табигать фәннәре укытучысына яңадан әзерләү курслары уза, белемен яңарта һәм бүгенге көнгә кадәр биология фәнен укыта. Бу еллар эчендә күпме борчылу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, ачык дәресләр, беренче җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләре дә булгандыр. Эшләгән еллар дәверендә җиңүләре аз булмагандыр тырыш мөгаллимнең. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда алынган нәтиҗәләре дә бихисап. Мактау кәгазьләрен, дипломнарны саный китсәң, алары да шактый. Хәер, эш анда мени? Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә.

– Укытучы – абруйлы хезмәт, әмма бар кеше дә укытучы була алмый. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучы булып туарга кирәк. Бәләкәй чагымда мин укытучы булуы бик җиңел дип уйлый идем. Чөнки гаиләбездә өч апам да укытучылар, – ди Марат Зиннур улы. – Ләкин үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. “Укытучы булып туарга кирәк”, – ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк, – ди педагог.

Алтын юбилеен билгеләп узучы Марат Зиннур улы бүген гади укытучы гына түгел, ул инде ун елга якын җаваплы вазифа башкара. 2014 елда район җитәкчелеге аңа Урта Тигәнәле урта мәктәбендә директор вазифасын башкаруны тәкъдим итә. Марат Зиннур улы директор булып эшләгән дәвердә мәктәбебез шактый гына яңалыклар кичерде. Шуларның берсе, безне дә, укучыларны да иң сөендергәне – мәктәптә капиталь ремонт булу. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды, барлык уңайлыклары булган санузел ясалды, электр җиһазлары яңартылды. Марат Зиннурович эш барышын күзәтеп кенә калмыйча, эшчеләр арасында үзе дә янып-көеп йөрде.

Район белем йортларының яңа уку елына әзерлеге чорында сынатмый Урта Тигәнәле урта мәктәбе. Конкурсларда, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулау да директорыбызның зур тырыш хезмәте. Укучылары арасында да абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, укытучылар хезмәтенә зур ихтирам белән караучы, аларның эшендәге һәр уңышка ихлас күңелдән куана белүче, намуслы, эшчән, иҗади эшләүче җитәкче ул Марат Зиннур улы. Әлеге уңышларга ирешүнең сере турында кызыксынганда, ул горурланып: “Мин үзем генә түгел бит, ә бөтен бер команда – укытучылар, укучылар, әти-әниләр тырышлыгы белән без җиңүләр яулыйбыз. Бер кеше генә моңа ирешә алмый. Тулы бер команда белән тырышып эшләгән чакта гына, зур уңышларга ирешергә мөмкин”, – ди педагог. Укытучылар да: “Директордан ишеткән һәрбер җылы мактау сүзе орден-медальләрдән дә кадерлерәк. Аның безнең эшне күрә белүе генә дә ни тора! Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә”, – диләр аның турында.

Марат Зиннурович укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул.

Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Бар нәрсәгә дә өлгерә, гаиләсендә дә ныклы терәк безнең җитәкчебез. Тормыш иптәше Ләйсән белән ике бала үстерделәр. Хәзер аларның куанычларына шатланып яшиләр. Кызлары Зөһрә югары икътисад белемен үзләштереп Казан шәһәрендә эшли. Уллары Алмаз Зур Тигәнәле төп белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан авиация институтының техник көллиятендә белем алуын дәвам иттерә.

– Татар хатыны буларак, мин һәрвакыт ирем Маратның янәшәсендә булдым, – ди гаиләнең хуҗабикәсе Ләйсән Сәлих кызы. – Гаилә җылысын саклаучы хатын, балаларның яраткан әнисе генә түгел, шул ук вакытта хезмәттәш тә, фикердәш тә, эшнең һәр баскычында терәк тә булдым, – ди ул.

– Шушы һөнәрне сайлаганнан соң, гомер буе әти-әнием үрнәгендә яшәдем һәм эшләргә тырышам. Үземә белем биргән укытучыларның такта алдында безгә ничек белем биргәннәрен, үз-үзләрен тотышларын искә төшерәм һәм үземдә дә шуларның кайбер чагылышларын күрәм, – ди юбиляр.

“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберләре, кайвакыт, сихәтләнергә дә теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, – дигән сүзләрне әйтергә ярата педагог. Әйе, укучыларын шатландырып, аларны аңлап, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә әле эшләргә!

Хөрмәтле Марат Зиннурович! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта да, авылыбыз Урта Тигәнәледә дә абруегыз зурдан. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – болар барысы да Сезне бизәүче сыйфатлар. Һәрвакыт өстәлегез мул, җаныгыз тыныч, күңелләрегез күтәренке булсын. Бәхетле, озын гомер кичерегез. Тигезлектә, саулыкта, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән яшәгез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, тормыш иптәшегез Ләйсән ханым янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле кешеләре булып саулыкта,

байлыкта озын гомер кичерергә язсын үзегезгә. Йөзегез һәрчак кояштай балкып, тормышыгыз мул, нигезегез – тыныч, рухыгыз – ныклы булсын дигән теләктә калабыз.

Иң изге теләкләр белән, Урта Тигәнәле

урта мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев