Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар үз лидерларын сайладылар

Район Советы залында җирле ветераннар иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, анда чираттагы срокка совет рәисе итеп Елена Степановна Макарихина сайланды.

Ветераннар советы активистлары, җирлек башлыклары һәм район активы алдында чыгыш ясап, Елена Степановна ветераннар оешмасы эшенә тукталды. Өлкән буын кешеләре белән эшләү турында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Илнар Вильданов, пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Наталья Уфимцева чыгыш ясадылар. «Алексеевскдорстрой» һәм Урта Тигәнәле авыл җирлекләренең беренчел ветераннар оешмалары рәисләре Екатерина Ласточкина һәм Энҗе Камалова шулай ук оешмаларындагы эшләр турында сөйләделәр. Шулай ук конференциядә катнашучылар ветераннар советының яңа составын сайладылар.

Район башлыгы Сергей Демидов районның иҗтимагый тормышында ветераннар советының мөһим ролен билгеләп үтте.

“Актив тормыш позициясе һәм район үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм, хөрмәтле ветераннар”, - диде Сергей Анатольевич.

Соңыннан ветераннар хәрәкә-те активистларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне Анна Петровна Синякова, Зоя Михайловна Назарова, Валерий Александрович Курочкин, Татьяна Павловна Майорова, Любовь Михайловна Якимова, Алевтина Анатольевна Поселягина, Әминә Хәбетдин кызы Ибәтуллина, Рабига Вәли кызы Ишниязова алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев