Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алексеевскида Туган як музееның ике онлайн- конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында музей Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган ике дистанцион конкурс башлап җибәрде.

30дан артык катнашучы гаилә архивына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган видеороликларын, тикшеренү эшләрен җибәрде. «Өй музее: гаилә кыйммәтләре» һәм «Безнең бабаларыбыз сугышты» конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатларны В.И. Абрамов исемендәге Туган як музее директоры Ольга Кладова тапшырды.

Шулай итеп, «Өй музее: гаилә кыйммәтләре» конкурсында Иркә Шәй-хетдинова, Алена Лифанова, Маргарита Машина, Екатерина Козонкова җиңү яулады. «Безнең бабаларыбыз сугышты» конкурсында Дарья Постникова, София Крохина һәм Елизавета Шеина җиңде. Сүз уңаеннан, дипломнар тапшыру шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай итеп, Казан театр училищесы студенты Дарья Постникова Роберт Рождественскийның «Баллада о красках» шигырен укыды. Ә конкурсның иң яшь катнашучысы Елизавета Шеина чарада катнашучыларны үзенең шәҗәрәсе белән шигырь аша таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев