Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бәхет минем өчен – бүгенге тормыш”

Атна саен "Татарстан - Яңа гасыр" каналыннан күрсәтелүче "Җомга көне" тапшыруын кайсыбыз гына яратып карамый икән?! Бигрәк тә андагы алып баручы Данир Сабировны халкыбыз үз итә. Инде үз концертларын оештырган егетне алексеевскилылар район мәдәният йортында узган җырлы-биюле юмористик тамашасында тагын да якыннанрак күрделәр. Ә минем үземә җырчы, биюче, пародист егетебез...

- Данир, кечкенә чагыңда пародист булам дип уйлаганың булдымы?
- Пародист булырмын дип һич кенә дә уйламаган идем, ләкин мәктәптә укыганда укытучылар булып кылана идем. Сыйныфташларым ошаталар иде, әмма аны сәхнәдә кызык итеп күрсәтә алмам кебек тоела иде. Дөресен әйтергә кирәк, кечкенәдән үк артист булу хыялы бар иде анысы. Мин мәктәп елларыннан бирле бию белән шөгыльләндем, киләчәгемне дә бию белән күрә идем. Ләкин язмыш җиле бөтенләй башка юнәлеш белән алып китте. Әлбәттә, мәктәпне тәмамлагач, Мәдәният һәм сәнгать университетының бию бүлегенә укырга кердем. Ләкин анда миңа кыенракка туры килде, чөнки күпчелек төркемдәшләрем училищедан соң килгән иделәр. Аннары мин Салават Зәкиевич группасына күчтем. Биредә дә ни җырчы, ни алып баручы түгел икәнемне ачык аңладым. Вакыт үтү белән сәхнәдә үз урынымны таптым. Ә бүгенгесе көндә мин үземне оригиналь жанр артисты дип саныйм.
- Пародия ясау талантың кайчанрак ачылды?
- Өч еллар элек, дисәм, ялгыш булмастыр, мөгаен. Талант ачылды дип, мин беренче курста укыганда ук дусларга шаярып кына пародияләр күрсәтә идем, әмма андый нәрсәне сәхнәгә алып чыгарга дигән уй юк иде.
Аннан соң, бервакыт миңа Казанда Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә "Пионер" җыры белән чыгыш ясарга диделәр. Аранжировкасын, көен эшләттем. Аннары, әрәм булмасын, дип, ничектер сәхнәгә алып чыгасым килде. Менә шуннан соң "Пионер быргысы" дигән номер барлыкка килде.
- Тамашачы алдына чыгар өчен озак еллар әзерлек алып барырга кирәк. Гомумән, зур сәхнәгә беренче тапкыр кайчан чыктың?
- Зур сәхнәгә беренче тапкыр үзем генә чыгуым соңрак булды. Ә менә икенче курста укыганда Шәмси абый Закиров "Кыек шәүлә" дигән эстрада театры оештырып җибәрде. Шул төркемебезнең театраль күренешләре белән Татарстанның кайбер районнарына да баргаладык, монда Алексеевскига да килдек. Ләкин хәзер ул төркем таралып, төрлебез-төрле якка таралыштык. Белгәнегезчә, Әбри Хәбриев - "Татар радиосы" ди-джее, Рифат Зарипов - "Салават" җыр театрында алып баручы, ә без Алия Заһидуллина белән "Җомга киче" концертларын алып барабыз. Кем кайда үз юлын тапты инде.
- Юмор төшенчәсен үзеңчә ничек аңлатыр идең?
- Юмор төшенчәсенең төрле юнәлеше бар. Шул ук мәзәкләр, пародияләр, мәсәлән. Әгәр дә кешене көлдерә алсаң, шул юмор була, минемчә. Кемдер аны мимика, башкалар актерларча осталык, ә икенчеләр сүз, пантомималар белән күрсәтә. Хәтта кешенең ничек көлгәненә кадәр төрлечә күрсәтеп була.
- Ә менә син күрсәтә торган танылган артистларыбыз пародияләренә ничегрәк карый?
- Әлбәттә, төрлесе бар. Фирзәр абый Мортазин белән без дуслар. Салават абый исә минем пародия белән шөгыльләнгәнемне кү-реп, үзе тәкъдим итте. Ул миңа: "Җитәр кеше арбасына утырып йөрергә, үз төркемеңне оештыр!" - диде. Һәм менә шул сүзләр миңа канат куйгандай булды. Шуннан соң үз концертларымны оештыра башладым. Ә Айдар абый Галимов - шулай ук якын дусларымның берсе. Уфадагы концертыма килеп ахырына хәтле карап бетерде. Хәтта ахырдан минем белән озаклап сөйләшеп, киңәшләрен биреп, озатып калды. "Искиткеч тамаша булды, 25 яшьтән мин болай кылана алмый идем әле", - дип соклану сүзләрен дә яшермәде.
Рәшит абый Сабиров, дөресен әйтим, баштагы мәлләрдә үпкәләп йөрде, әлбәттә. Салават абый: "Мине яхшы яктан гына күрсәтмә, чөнки бөтен кешене дә мактап кына булмый, аның икенче якларын да күрсәтергә кирәк", - диде. Әгәр Рәшит Сабировны Салават абый хәтле күрсәткән булсам, беткән иде баш. Рәшит абый: "Данир, пародия - ул кешене мыскыл итү генә түгел, ә аның үзенчәлеген һәм яхшы якларын да тасвирлау да", - ди (бу вакытта ул миңа нәкъ Рәшит Сабировча сөйләп күрсәтте. - Авт.). Ярый алайса, мин сезне бүтән күрсәтмим, дигәч, күрсәт, ләкин иң беренче син минем үземә күрсәт, диде.
- Ә син шәхсән тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? Гомумән, синең тәнкыйтьчеләрең бармы?
- Тәнкыйтьчеләрем бик күп. Әгәр дә тәнкыйтьне кирәк дип саныйм икән, мин аны кабул итәм. Әмма күбрәк аны үземнең төркемнән һәм гаиләмнән кабул итәм.
- Данир Сабиров өчен бәхет нәрсә ул?
- Минем өчен бәхет - ул бүгенге тормыш. Бәхетне бит аны эзләмиләр. Кешенең үзеннән күп нәрсә тора, кайберәүләргә һаман да нидер җитми. Ә менә миңа җиткәне белән, Аллага шөкер. Бүгенге көндә минем үз тамашачым бар, бу үзе зур бәхет. Гомумән, җирдә яшәү, гаиләң, балаларың, үзең сау-сәламәт булу олы бәхеттер, мөгаен. Әгәр дә бу дөньяда берәр нинди эз калдырып китә алсаң, шул бәхет була инде, минемчә.
- Җырчылардан кемнәрне яратып тыңлыйсың?
- Әлбәттә, иң беренче чиратта, Салават абый җырларын. Шулай ук "Казан егетләре" төркеме ошый. Ә энергетика ягына килгәндә Фирдүс Тямаевны әйтер идем. Рус эстрадасыннан "Отпетые мошенники" төркеме һәм Филипп Киркоров, чөнки ул шәп шоу ясый белә.
- Киләчәккә планнарың нинди? Буш вакытыңны ничек уздырасың?
- Киләчәккә планнарым - җырлы-биюле юмористик тамаша-2 концертына әзерләнү. Яңа җырлар, пародияләр һәм инде яңа костюмнар тектерү. Ә буш вакытымны күбрәк өч яшьлек кызым Мәрьям белән үткәрергә тырышам, чөнки концерт өстенә концерт булгач, буш вакыт бөтенләй юк диярлек.
- Ничек уйлыйсың, биш ел элек булган Данир Сабиров бүгенгесеннән нәрсәсе белән аерыла икән?
- Аерма зур инде ул. Хәзер сәхнәне тою да икенче төрлерәк, тәҗрибә дә елдан-ел арта. Ул вакытта җитезрәк, дәртлерәк идем, хәзер барыбер яшь үзенекен итә. Яшь барган саен арыта. Шуңа күрә, артист вакытында китә дә белергә тиеш, дип саныйм мин. Тагын шунысы бар - биш ел элек җәяүле кеше идем, ә бүген исә үз машинамда җилдерәм.
- Данир, сиңа әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт. Уңышлар һәм зур үрләр яулавыңны теләп калам.
- Рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Алсу ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев