Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дәүсовет музей хезмәткәрләрен кабул итә

2011 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Ачык ишекләр" көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин музей хезмәткәрләре белән очрашты. Алексеевск районын бу очрашуда музейлар директорлары Ә.Кутуев белән Л.Абрамова тәкъдим итте. Соңгы елларда республикабызда бара торган зур вакыйгалар, Универсиадага әзерләнү, туристларның арта баручы ташкыны, ә шулар белән бергә...

2011 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Ачык ишекләр" көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин музей хезмәткәрләре белән очрашты. Алексеевск районын бу очрашуда музейлар директорлары Ә.Кутуев белән Л.Абрамова тәкъдим итте.

Соңгы елларда республикабызда бара торган зур вакыйгалар, Универсиадага әзерләнү, туристларның арта баручы ташкыны, ә шулар белән бергә республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренең икенче планга чыгуы-боларның барысы да хакимиятнең музейларга мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртә. Бүген җәмгыять алдында аларның игелекле эшләренең мөһимлеген аңлау бар. Тикшерү барышында көнүзәк мәсьәләләр: дәүләт яклавына зур гына түгел, ә бәлки иң кечкенә-авыл, ведомство, мәктәп музейларын алу, аларның закон тарафыннан яклануын тәэмин итү, музейларның көндәлек эшчәнлегенә заманча технологияләр кертү, көндәшлеккә сәләтле туристик маршрутлар эшләү билгеләнде. Казан, дип басым ясап әйтте Ф.Мөхәммәтшин, бөтен дөньяга танылган үзәк булырга тиеш. Һәм монда музейларның роле бәхәссез. Сәгать ярымлык аралашу барышында ул, киләчәктә мондый очрашулар даими төстә булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килде. Берничә елдан, 2015 елда, республика тарихи юбилеен-Татарстанда беренче музейның 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ә бу музейларыбыз тормышында һәм эшчәнлегендә зур үзгәрешләр өчен әйбәт сәбәп.
"Ачык ишекләр" көне дәвамында музей хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советы һәм Габдулла Тукайның Әдәбият музее буенча экскурсияләрдә булдылар, шулай ук ТР Дәүләт Советы Комитетының мәдәният, фән, мәгариф һәм илкүләм мәсьәләләр буенча"Музейлар һәм музей эше турында: проблемалар һәм үсеш перспективалары" темасы буенча күчмә утырышка чакырылдылар, анда Р. Вәлиев рәислегендә кискен, файдалы сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев