Мәдәният
Ел хатын-кызы: өч призлы урын
Ике көн элек Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика смотр-конкурсының зона этабы булып узды.
Ун номинациядә тәкъдим ителгән иҗади ярышта республиканың 8 районы катнашты. Көндәшлек зур булуга карамастан, безнең конкурсанткалар призерлар булып кайттылар. "Хатын-кыз-сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Чув. Майна гомумбелем мәктәбе чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Федорова җиңү...
Ике көн элек Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика смотр-конкурсының зона этабы булып узды.
Ун номинациядә тәкъдим ителгән иҗади ярышта республиканың 8 районы катнашты. Көндәшлек зур булуга карамастан, безнең конкурсанткалар призерлар булып кайттылар. "Хатын-кыз-сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Чув. Майна гомумбелем мәктәбе чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Федорова җиңү өчен көрәштә икенче булды. Шулай ук "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухилык" номинациясендә район мәдәният йорты методисты Гөлфәния Казилова икенче урынны яулады. Алексеевскины тәкъдим итүче өченче хатын-кызыбыз, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Антонина Монина "Минем язмышым-минем һөнәрем" номинациясендә абсолют җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев