Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фәнни-гамәли конференция

Күптән түгел Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты, Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлекчәсе Спас районының Бураково мәктәбе базасында "Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы елларында: батырлык һәм аның бүгенге бәяләмәсе" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр.

Зона конференциясе эшендә Спас, Алексеевск (Урта Тигәнәле һәм Лебедино авыллары мәктәпләре), Әлки районнары, Нурлат, Чистай шәһәрләре укучылары катнашты.

Урта Тигәнәле урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдертдин Шәйхетдинов Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге конференциянең "Укытучылар секциясе" номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Конференциядә шул ук мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары Айгөл Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе - Бәдертдин Шәйхетдинов), Земфира Рамаева (җит. - Зилә Рамаева), Зилә Вәлиуллина, Илгинә Җаббарова да (җит. - Алия Зәйнуллина) катнашты, алар лаеклы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә призлы урыннарны алдылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Ахырдан укытучылар һәм укучылар мәктәпнең музеен карадылар, бергәләп фоторәсемгә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев