Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәл ханымнарга

Бәйрәм алды көнендә, 8нче Март алдыннан, бистә хатын-кызлары район үзешчән артистлары һәм коллективлары алар хөрмәтенә махсус әзерләгән "Гүзәл ханымнарның аяк астына" исемле музыкаль бүләкне күрү өчен район мәдәният йортына җыелдылар.

Талантлы балалар һәм өлкәннәрнең куллары ясаган иң төрле иҗади эшләр күргәзмәсе бизәгән район мәдәният йорты фойесы үзе кунакларны көткәндә җанланып китте сыман. Ә алар шушы искиткеч матур язгы көнгә хас булганча, байтак җыелды: залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Биредә яшь хатын-кызлар да, Бальзак яшендәгеләр дә, инде чәчләренә күптән көмеш кунган өлкән ханымнар да бар иде. Ничек шулай булмасын, ди? Үз адресыңа моның кадәр күп мактау һәм рәхмәт сүзләрен тагын кайда ишетер идең әле! Өстәвенә Халыкара хатын-кызлар көнендә традиция буенча Алексеевск сәхнәсеннән нәкъ менә ир-егетләрнең мәхәббәт турында җырлавын тыңларга гадәтләнелгән. Аларның хәтта иң кечкенәләре - "Әтәчкәй" балалар бакчасы нәниләре дә өлкәннәрдән калышмадылар, мактаулар, котлаулар һәм теләкләрдән торган тулы бер "букет" бүләк иттеләр. Боларның барысы да искиткеч матур номерлар - шаян сүзләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Менә бу юлы да үзләренең менә дигән чыгышлары белән залда утыручыларны "Радуга" Биләр авыл мәдәният йорты, район мәдәният йортының "Элита" һәм "Радужная фантазия", Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортының "Рәйхан", балалар сәнгать мәктәбенең "Виктория" һәм күп кенә башка иҗат коллективлары сөендерде. Бәйрәмне алып баручы Яков Никашов белән искиткеч гүзәл Татьяна Самсонова һәм Любовь Луконина, һәрвакыттагыча, рольләрен бик оста башкардылар.


Шушы хатын-кызлар бәйрәмендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында җиңүчеләрне сәламләү традициягә әйләнде. Районның иң яхшылардан да яхшырак вәкилләре белән менә кайда күзгә-күз карашып танышырга һәм хәтта аларның "визит карточка"ларын карарга мөмкин иде. Район этабында катнашучылар Фиягөл Хәлилова ("Хатын-кыз ана" номинациясе), Ирина Яковлева ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык"), Гүзәл Сунаева ("Язмышым - минем һөнәрем), шулай ук зона конкурсының әлеге этабы җиңүчеләре һәм дипломантлары, тәрбиягә 8 бала алган Нина Левакина ("Хатын-кыз-ана" номинациясендә), 1нче Алексеевск мәктәбе укытучысы Алсу Нәҗметдинова ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык"), район мәдәният йортының рәссам-костюмеры Елена Андреева ("Язмышым - минем һөнәрем), өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы Исламия Хисмиева ("Язмышым - минем һөнәрем), район үзәгенең 5нче "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Зәйнуллина һәм конкурсның район һәм республика этаплары дипломанты "Ир-егет - игелекле йөрәк" номинациясендә Биләр мәктәбе укытучысы Сергей Климов - барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев тапшырды. Дамир Әмир улы залда утыручы гүзәл затларга да матур сүзләрне күп әйтте, аларны яңа микрорайонда яңа балалар бакчасы төзи башлау турындагы хәбәр белән сөендерде.


Ни кызганыч, бәйрәмдә күңелсез мизгелләр дә булды: хатын-кызларны - сугыш чоры балаларын сәламләү беразга гына булса да, 70 елдан артык вакытка артка әйләнеп карарга, әбиләребез һәм бабайларыбыз өлешенә тигән иң авыр бәла-казаларны искә төшерергә мәҗбүр итте. Алып баручыларның берсе әйтеп үткәнчә, сугыш аларның иң кадерле нәрсәләрен: бала чакларын, яшьлекләрен, туганнарын һәм өйләрен алган. Алар ачлыктан һәм ялангачлыктан кешеләрнең ничек үлүләре, алардан башка сугыш бетәр, дип кача-поса фронтка китүләре, әрҗәләргә басып, станокларга буйлары җитү һәм 10-12 яшьләрендә тәүлегенә 12шәр сәгать эшләүләре, һәлак булган аталарына кара кәгазьләр килүе, үгез җигеп печән ташулары, хәлсезлектән егылган хайваннарны көчсезлектән һәм кызганудан елый-елый таяк белән кыйный-кыйный урыннарыннан торгызулары, ничек итеп туң бәрәңге кимерүләре, ә яз көне түземсезлек белән һәр үләннең шытып чыгуын көтүләре турында сөйли алалар. Аларның язмышлары шулкадәр төрле һәм шундый катлаулы. Сугыш аларның уртак биографиясенә әйләнгән.


Сәхнәгә бер-бер артлы ТАССРның атказанган табибәсе, хезмәт ветераны Клара Абдулловна Гайсина; фронтовикның кызы һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының әнисе Надежда Васильевна Астафьева, биш бала тәрбияләп үстергән һәм "Ана даны" медале белән бүләкләнгән Нурия Вәгыйз кызы Гатина; хезмәт ветераны, шулай ук биш бала тәрбияләп үстергән һәм гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Наҗия Исхак кызы Миңгалиева; өч ул анасы һәм гомере буе кече ватаны хакына эшләгән Рәшидә Минһаҗ кызы Хәммәдиева; хезмәт ветераны һәм алдынгысы Татьяна Терентьевна Максимова; хезмәт ветераны, кече яшьтән авыл хуҗалыгында эшләгән Елизавета Артемьевна Типясева; һәлак булган фронтовик кызы һәм Әфган сугышында катнашучының әнисе Нина Григорьевна Ятрякова һәм Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе хәбәрсез югалган авыл хезмәтчәне Дария Семеновна Плотникова сәхнәгә күтәрелделәр. Аларны бәйрәм белән ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева котлады. Хатын-кызлар Советы рәисе буларак, Энҗе Җәүдәт кызы барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде.


Бәйрәм концертында яңгыраган барлык теләкләр, бистәдә яшәүче пенсионерка Антонина Самсонова әйтүенчә, тормышка ашсын һәм елдан-ел матуррак һәм кызыклырак булсын! Тагын бер кат бәйрәм белән сезне, кадерле хатын-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев