Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Канатлы дуслар язны сагына

Адәм баласының дөньяга килүе, яшәү рәвеше, тәненең һәрбер күзәнәге табигать белән бәйле, чөнки адәм баласы җирдән яратылган, ул - җир кешесе. Ә җир йөзендә барлык тереклек тә - табигать. Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сиздерә: кояш ныграк җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк...

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.

Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.

Кошлар еш кына әкияти һәм гаҗәеп матур җан ияләре булып торалар. Россиядә XVIII гасырда кошлар оясын җимерү һәм аларны үтерү җинаять булып саналган. Күрәсең, моңа яз килүне хәбәр итү турындагы күзаллаулар тәэсир иткәндер. Ә ерткыч кошлар - алар зыян китерүчеләр булып саналган. Нәтиҗәдә бүген ерткыч кошларның күпчелеге Кызыл китапка кертелгән.

Кошлар белән танышу вакыты - яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр - сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән үзеңне игътибарлы тотарга кирәк.

Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.

Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр.

Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30ар кош туры килә.

Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.

Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.

Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!

Альбина ВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев