Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапны тәкъдир итү

18 апрельдә 1нче Алексеевск урта мәктәбендә Бәдертдин Шәйхетдиновның "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" исемле яңа китабын тәкъдир итү булды. Казаннан һәм Яңа Чишмә районыннан мәртәбәле кунаклар, районыбыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары килгән иде. Кичә бик матур узды. Бу-Бәдертдин Гыйльметдин улының икенче китабы. Ул Түбән, Урта һәм Зур Тигәнәле авыллары тарихына һәм...

18 апрельдә 1нче Алексеевск урта мәктәбендә Бәдертдин Шәйхетдиновның "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" исемле яңа китабын тәкъдир итү булды. Казаннан һәм Яңа Чишмә районыннан мәртәбәле кунаклар, районыбыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары килгән иде. Кичә бик матур узды.
Бу-Бәдертдин Гыйльметдин улының икенче китабы. Ул Түбән, Урта һәм Зур Тигәнәле авыллары тарихына һәм кешеләренә багышланган "Олы юлда-Олы Тигәнәле", "Тигәнәлем-туган җирем" исемле китапларын бастырып чыгарган иде инде. Ә менә бусы өченчесе. Аңа төрле заманнар һәм чорларның тарихи вакыйгаларын чагылдыручы үзе язган һәм бөек рус классикларының русчадан үзе тәрҗемә иткән шигъри әсәрләре кергән.
Тәкъдир итү, икенче төрле итеп әйткәндә, китап туе дәресләр формасында үтте. Ул алты дәрескә бүленгән иде: "Көмеш чыңлы җиз кыңгырау", "Төрки кабиләләрдән торган борынгы бабаларыбыз-һуннар тормышы", "Идел Болгарстаны", "Биләр-олуг шәһәр", "Алтын Урда дәүләте турында", "Туган якның шанлы тарихы". Һәр дәрес концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар берәм-берәм чыгып, китап авторын котладылар, аңа тагын да зуррак уңышлар, киләчәктә дә матур-матур китаплар нәшер итү теләген җиткерделәр.
Кичәнең сценарие бик әйбәт әзерләнгән иде. Аны әзерләп үткәрүдә район мәдәният йорты методисты Рәфидә Гатина (режиссеры), Алсу Нәҗми (алып баручы), Нәргиз (җырчы), Илисә Курмаева (җырчы), үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Люция Миндубаева, матур-матур шигырьләр сөйләгән һәм җырлар башкарган 1нче Алексеевск һәм Урта Тигәнәле урта мәктәпләре укучылары зур тырышлык куйганнар. Ахырдан Б.Шәйхетдинов китапны нәшер итүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләр-Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.Козонковка, башкарма комитет җитәкчесе Д.Гыйләҗевка, социаль мәсьәләләр буенча райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чуринга һәм үзенең укучыларына олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев