Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Лицейчылар балында

Соңгы вакытта дәүләтебез җитәкчелеге эшче һәм инженер һөнәрләренә зур игътибар бирә башлады, чөнки илгә аеруча алар кирәк. Аларның абруен күтәрү, яшьләрне лицейларга һәм колледжларга тарту өчен төрле чаралар оештырыла, аларда катнашу аграр колледжның студент яшьләре тормышына төрлелек кертә. Республиканың урта һөнәри уку йортлары өчен оештырылган лицейчыларның бишенче балы Казан шәһәренең...

Соңгы вакытта дәүләтебез җитәкчелеге эшче һәм инженер һөнәрләренә зур игътибар бирә башлады, чөнки илгә аеруча алар кирәк. Аларның абруен күтәрү, яшьләрне лицейларга һәм колледжларга тарту өчен төрле чаралар оештырыла, аларда катнашу аграр колледжның студент яшьләре тормышына төрлелек кертә.

Республиканың урта һөнәри уку йортлары өчен оештырылган лицейчыларның бишенче балы Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында булды. Аның ничек узуы турында без өстәмә белем бирү педагогы Алинә Мус-каевадан белдек.

- Бу чын бәйрәм булды, - дип сөйли Алинә. - Анда җитмештән артык дәүләт һөнәри белем бирү укучысы җыелды. Нигездә алар активистлар, спортчылар, төрле конкурслар призерлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, шулай ук лицей һәм колледж укытучылары.

Бал башланыр алдыннан кунакларны тарихи киемнәр кигән тере статуялар каршы алды. Ә чара эшче һөнәрләре парадыннан башланды: төзүче, повар, электрчы, иген игүче киемнәре кигән студентлар сәхнә алдындагы мәйданчыкка чыгып, кычкырып җырлап җибәрделәр. Егетләр һәм кызлар шаян тонда үзләре чыгыш ясый торган һөнәр иң яхшысы, дип исбат иттеләр. Тамашачылар бу тамашаны актив күзәтеп тордылар. Аларны "Большие танцы" проектында җиңеп чыккан Митя Бурмистров, Алинә Шәрипҗанова, "JooIIу Guуs" вокаль квартеты, "Mixstyle" һәм "JFF Style" хореография коллективлары, "Татарстан Республикасы һөнәри-техник" җыелма КВН командасы һәм күп кенә башкалар алмаштырды.

Студентлар "Тәмле бал" һәм "Көчле бал" булдыру темасына үз фантазияләрен чагылдырган видеороликлар җыелучыларда зур кызыксыну уятты. Балаларның үскәч кем булырга теләүләре турында кыска метражлы фильм да игътибарсыз калмады. Малайлар һәм кызларның җаваплары төрле иде: кемдер Америка капитаны булырга, кемдер үзен принцесса итеп, кемдер гади солдат итеп күрергә тели. Балаларның уйламый-нитми генә әйткән сүзләреннән тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр.

Балалар өйләренә, бик күп хис-тойгылар алып, әйбәт кә-еф белән кайттылар.

Колледж укучылары күргән тәэсирләре белән уртаклашалар:

Нина Калашникова, икенче курс укучысы:

- Барысы да, бигрәк тә концерт һәм биюләр ошады. Киләсе елда да, мондый бәйрәмдә булырга туры килсә, шулай ук кызык булыр, дип өметләнәм.

Марина ЦАРЕВА, 3нче курс укучысы:

- Бал башланыр алдыннан бөтен кешегә тере скульптуралар белән фотосессия тәкъдим ителде. Без дә анда катнаштык һәм истәлеккә фотога төштек. Концерт бик ошады. Бу искиткеч кичә булды.

Сергей КОНОВ, 1нче курс укучысы:

- Казанда лицейчылар балында беренче тапкыр булдым. Беренче балдан алган тәэсирләрем балаларныкы кебек беркатлы. Ләкин бәйрәм миңа ошады: бик матур һәм тантаналы килеп чыкты. Соңыннан барлык шундый вакыйгалар аның белән чагыштырылачак.

Кристина Мезенцева, 3нче сыйныф укучысы:

- Искиткеч матур итеп бизәлгән зал һәм балаларның тышкы кыяфәте миндә тирән тәэсирләр калдырды. Без бер-беребезне шундый нәфис, затлы киемнәрдә кайчан күрә алган булыр идек икән! Һичшиксез, бу тормышта иң истә кала торган якты тамаша булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев