Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Матурлык һәм талант

Күптән түгел район мәдәният йортында матурлык һәм талантлар республика конкурсының сайлап алу туры булып узды. "Алексеевск районы нәни-миссы-2012" балалар конкурсында күп кенә авыллардан кызлар катнашты. Ә аларның ничек чыгыш ясаганын карарга туганнары, дуслары, танышлары һәм гади тамашачылар килде. Дулкынландыргыч әзерләнүләр, кичерешләр, икеләнүләр артта калды. 4 яшьтән алып 12 яшькә кадәр...

Күптән түгел район мәдәният йортында матурлык һәм талантлар республика конкурсының сайлап алу туры булып узды.

"Алексеевск районы нәни-миссы-2012" балалар конкурсында күп кенә авыллардан кызлар катнашты. Ә аларның ничек чыгыш ясаганын карарга туганнары, дуслары, танышлары һәм гади тамашачылар килде.
Дулкынландыргыч әзерләнүләр, кичерешләр, икеләнүләр артта калды. 4 яшьтән алып 12 яшькә кадәр катнашучыларга сәхнәгә чыгып, «визит карточкасы»н тәкъдим итү, үзеңнең шөгыльләрең, мавыгуларың, гаиләң турында сөйләргә кирәк иде.
Турның соңгы этабында конкурста катнашучылар, язгы чәчәкләр кебек, сәхнәне төрле төстәге күлмәкләргә күмделәр. Һәрбер кием үзенчә кабатланмас һәм искиткеч иде. Әмма судья әгъзаларына күрсәтмә чыгышлары - "визитка", иҗади номер һәм бал күлмәген күрсәтү - барлык бәяләү критерийларына җавап биргән катнашучыны гына сайлап алырга кирәк иде. Озакка сузылмаган киңәшмәдән соң нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүче булып Урта Тигәнәле урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Лиана Баязитова билгеләнде, аңа "Алексеевск районы нәни миссы-2012" исеме бирелде. Ә Алексеевскидан биш яшьлек Аня Корнева (3нче "Әтәчкәй" балалар бакчасы) һәм Сахаровкадан Ангелина Самсонова I һәм II принцессалар булдылар. "Нәни-мисс Грация", "Нәни-мисс Наз", "Нәни-мисс Таң калу", "Нәни-мисс Элегантлык", "Нәни-мисс Мөлаемлек", "Нәни-мисс Елмаю", "Нәни-мисс Алтын тавыш", "Нәни-мисс Оригинальлек", "Нәни-мисс Тыйнаклык", "Нәни-мисс Актриса", "Нәни-мисс Илһам", "Нәни-мисс Кокетка", "Нәни-мисс Гүзәллек", "Нәни-мисс Озын толым" номинацияләрендә Сельвина Вәлиева (Урманасты Шунталысы), Диана Баранова (Войкино), Арина Сабурина (Алексеевск), Виктория Барышева (Ялкын), Ярослава Смелова (Алексеевск), Галина Шибкова (Масловка), Динара Вәлиева (Алексеевск), София Егорова (Ромодан), Карина Шахморатова (Бутлеровка), Юлия Зарипова (Левашево), Ангелина Маслова (Базяково), Алена Шаткова (Кыркүл), Зилә Вәлиуллина (Түбән Тигәнәле) һәм Алсу Йосыпова (Лебедино) иң яхшылар булдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев