Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сад” республика казанышы

Зона этабыннан һәм XII Республика "Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленнән "Сад" эстрада-хореография студиясе көмеш призер булып кайтты. "Хореография" номинациясендә республикадан 25 коллектив катнашты, урта төркем тәрбияләнүчеләре ике бию тәкъдим иттеләр: "Дега", һәм "Бишек җыры". Икесе дә "Сад"ларга уңыш китерде. Йомгаклау гала-концертында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстры...

Зона этабыннан һәм XII Республика "Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленнән "Сад" эстрада-хореография студиясе көмеш призер булып кайтты.
"Хореография" номинациясендә республикадан 25 коллектив катнашты, урта төркем тәрбияләнүчеләре ике бию тәкъдим иттеләр: "Дега", һәм "Бишек җыры". Икесе дә "Сад"ларга уңыш китерде. Йомгаклау гала-концертында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстры Раилә Гарипова билгеләп үткәнчә, ирле-хатынлы Калининнар җитәкләгән студиянең постановкалары һәрвакыт аерылып тора. Аларның номерлары тамашачыны уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә. Музыка, костюмнар, хореография, лексика-барысы да бердәм фикергә, образны ачуга буйсындырылган. Ә "Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Д.Туманов сүзләренчә, Алексеевскиның "Сад"ы республика казанышы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев