Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Сезнең хөрмәткә һәрвакыт алкышлар гына яңгырасын»

Узган якшәмбедә илебез мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Әлеге чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәмгә (ул әле бишенче тапкыр гына бәйрәм ителә) зур мәдәни программа әзерләнгән иде, хәер, мәдәният хезмәткәрләренә бу тиеш тә. Мәдәният хезмәткәрләренә (монда музей һәм китапханә хезмәткәрләре, театр һәм концерт оештыру эшлеклеләре, мәдәният йорты, шәһәр һәм авыл клублары белгечләре,...

Узган якшәмбедә илебез мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Әлеге чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәмгә (ул әле бишенче тапкыр гына бәйрәм ителә) зур мәдәни программа әзерләнгән иде, хәер, мәдәният хезмәткәрләренә бу тиеш тә.

Мәдәният хезмәткәрләренә (монда музей һәм китапханә хезмәткәрләре, театр һәм концерт оештыру эшлеклеләре, мәдәният йорты, шәһәр һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары керә) багышланган бәйрәм кичәсе 25 мартта булып узды.
Бу көнне бәйрәмгә район һәм авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре килде. Тантананы район мәдәният бүлеге начальнигы Анна Трошина ачып җибәрде. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, яхшы кәеф һәм иминлек теләп, Анна Васильевна район һәм республика үткәргән барлык чараларда актив катнашканнары өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләре генә халыкның рухын, кәефен күтәрә, оптимистик хисләр, иҗат итү теләге уята, рухи тормышны торгызу процессына байтак өлеш кертә.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә бер-берсен шушы шатлыклы вакыйга белән котлап бу иҗат кешеләре үзләре дә җырладылар, биеделәр, шаярдылар. Үзешчән иҗади номерлар бүләкләүләр белән үрелеп барды. Республиканың Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" дип аталучы күкрәккә тага торган билгеләре белән район мәдәният йорты методисты Валентина Булыгина һәм Юеш Көрнәле авыл мәдәният йорты директоры Илсур Хәлитов бүләкләнделәр. Мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан министрлыкның Мактау грамоталары белән үзләренең тормышларын мәдәнияткә багышлаган клуб хезмәткәрләре Сахаровка авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Татьяна Чилибьева, Коры Көрнәле авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова һәм «Красный Восток» авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова бүләкләнделәр.
Министрлыкның традицион мәдәниятен үстерү үзәгенең Мактау грамоталарын Биләр авыл мәдәният йортының «Салават күпере» бию төркеме җитәкчесе Илькин Мустафаев, Түбән Тигәнәле авыл мәдәният йорты директоры һәм сәнгать җитәкчесе Суфия Закирова белән Наилә Арсланова, Коры Көрнәле авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сәрия Маханова, Чув.Майна авыл мәдәният йорты директоры һәм сәнгать җитәкчесе Людмила Никифорова һәм Геннадий Егоров, район мәдәният йорты халык театры режиссеры Екатерина Корнюшенко, район мәдәният йорты хореографы Елена Секалина, Ялкын һәм Лебедино авыл мәдәният йортлары директорлары Любовь Илюшина белән Юлия Максимова, шулай ук Караваево һәм Речное авыллары клуб мөдирләре Марина Галанина һәм Людмила Жукова, Кыр Шунталысы авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлара Гатауллина алды.
Район мәдәният йортының Рәхмәт хатлары белән Зирекле авыл мәдәният йорты директоры Ирина Краснова, район мәдәният йорты костюмеры Елена Андреева, Сахаровка авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Каплина, район мәдәният йорты рәссам-бизәүчесе Сергей Онучин, Муллино һәм Александровка клуб мөдирләре Елена Сафронова белән Елена Коледова, Родники авыл мәдәният йорты директоры Валентина Москвичева, Ялкын һәм Юеш Көрнәле авыл мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Валерий Илюшин һәм Фирдәвес Хәйретдинова, Биләр, Татар Майнасы һәм Кыр Шунталысы авыллары мәдәният йортлары директорлары Акиф Зарбиев, Әлифә Миндубаева, Әлим Миндубаев, Чув.Майна авыл мәдәният йорты аккомпаниаторы Мария Кузнецова бүләкләнделәр.
Бу көнне кыска вакыт эчендә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән яшь мәдәният хезмәткәрләрен Лебедино авыл мәдәният йорты директоры Юлия Максимова, Лебяжье, Родники һәм Зур Тигәнәле авыллары мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Наталья Куренина, Татьяна Пандузова һәм Илисә Курмаеваны да хөрмәтләделәр. Котлаулар белән беррәттән ветераннар яшь хезмәттәшләренә үгет-нәсихәт биреп уңышлар теләделәр.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, редакция коллективы да барлык теләкләргә кушыла. Сезгә нык сәламәтлек, иҗади күтәренкелек һәм эз-ләнүләр насыйп булуын тели. Сезнең хөрмәткә һәрвакыт алкышлар гына яңгырасын иде, дигән теләктә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев