Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантлар фестивале

Иртәгә район мәдәният йортында татар фольклорының "Иске Казан түгәрәк уены" республика фестиваленең зона туры узачак.


Бу якшәмбедә бер сәхнәдә Татарстанның сигез районын: Яңа Чишмә, Чистай, Әлки, Чирмешән, Нурлат, Аксубай, Спас һәм Алексеевск районнарын тәкъдим итүче 15 фольклор һәм вокаль ансамбль, шулай ук 10 солист очрашачак. Шулардан биш иҗат коллективы (Коры Көрнәле авыл мәдәният йортыннан "Алтын ай", Урта Тигәнәле авыл мәдәният йортыннан "Ак калфак", Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортыннан "Рәйхан", Кр. Баран авыл мәдәният йортыннан "Бәрәнҗәр", Кыр Шунталысы авыл мәдәният йортыннан "Наз" ) һәм ике солистка (Түбән Тигәнәледән Наилә Арсланова һәм Коры Көрнәледән Резидә Фатыйхова) районыбыз намусын яклаячак. Фольклор бәйрәмендә җыр, бию, халык уеннары һәм фольклор композицияләрен генә түгел, ә татар халык җырларына тезмәләрне һ.б.ларны да күрергә мөмкин булачак. Конкурс сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев