Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Татарстанның нәни миссы»

10 апрельдә район мәдәният йортында "Татарстан-2012 нәни миссы" республика матурлык һәм талантлар конкурсының XI сайлап алу туры булачак. Конкурс "Татарстан миссы" җәмәгать оешмасы белән берлектә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары буенча "Татмедиа" агентлыгы һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды. Анда 3 яшьтән...

10 апрельдә район мәдәният йортында "Татарстан-2012 нәни миссы" республика матурлык һәм талантлар конкурсының XI сайлап алу туры булачак.
Конкурс "Татарстан миссы" җәмәгать оешмасы белән берлектә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары буенча "Татмедиа" агентлыгы һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды. Анда 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге кызлар катнаша алалар. Гаризалар 4 апрельгә кадәр кабул ителә.
Традиция буенча конкурс программасы 3 төп этапны үз эченә ала. "Визит карточкасы"нда һәрбер катнашучыга кыскача 30 секунд эчендә үзе турында проза яки шигырь формасында сөйләү кирәк. "Талантны презентацияләү" катнашучының минут ярым дәвамында теләсә нинди жанрда чыгышы ясавын күздә тота. Конкурс бөтен катнашучыларның бал күлмәкләрендә сәхнәгә чыгуы белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев