Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үткәннән кайткан кунаклар

Атна уртасында безнең районга элгәреге алпавыт Панаевлар гаиләсе вәкилләре килде, алар ата-бабаларының утары буйлап тур үткәрәләр. Сәяхәтләре барышында апалы-сеңелле Елен белән Надин Бестужевалар Надинның ире Виктор белән (Парижның атаклы театр тәнкыйтьчесе) Лаеш, Алексеевск һәм Спас районнарында булдылар. Безнең бистәдә алар туган як музеенда булдылар, анда аларның гаиләсенә багышланган кечкенә генә...

Атна уртасында безнең районга элгәреге алпавыт Панаевлар гаиләсе вәкилләре килде, алар ата-бабаларының утары буйлап тур үткәрәләр. Сәяхәтләре барышында апалы-сеңелле Елен белән Надин Бестужевалар Надинның ире Виктор белән (Парижның атаклы театр тәнкыйтьчесе) Лаеш, Алексеевск һәм Спас районнарында булдылар.

Безнең бистәдә алар туган як музеенда булдылар, анда аларның гаиләсенә багышланган кечкенә генә стенд урнаштырылган, бу як тарихы турында белделәр, музей хезмәткәрләре белән истәлекләрен, шулай ук ихтимал булган хезмәттәшлек турындагы планнарын уртаклаштылар. Аннары кунаклар Балахчинога киттеләр, анда реставрацияләнгән чиркәү янында булдылар. Городок авылында карт әби Анастасия Кузьмина бераз аларның гаиләсе турында сөйләп алды. Ә Алексеевск буйлап сәяхәтләре Новоспасскида иске чиркәү янында төгәлләнде. Аннары эмигрантларның балалары Спас районына юл алдылар.
«Бу якларны минем туган ягым, дип әйтеп булмый. Бу-минем ата-бабамнар җире, үзем мин Франциядә туганмын, ирем дә француз, балаларым рус телен белмиләр. Ләкин минем бик тә Россияне яхшылап беләсем килә. Мин совет заманында Яр Чаллыда булган идем. Элек кичләрен барыр урын юк иде, ә хәзер барысы да үзгәргән»,-ди Надин Бестужева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев