Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь мөһим түгел

Узган җомгада Биләр "Салават күпере" бию коллективы үзенең икееллыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә төркемдә, өч яшьлектән алып югары сыйныфта укучыларга кадәр 50гә якын кыз шөгыльләнә. Кызлар коллективы белән ирле-хатынлы Мустафаев Илькин Фикрәт улы һәм Дудникова Ольга Викторовна җитәкчелек итә. Алар үзләре хореографлар да, сәхнәгә куючылар да, рәссамнар да, дизайнерлар да,...

Узган җомгада Биләр "Салават күпере" бию коллективы үзенең икееллыгын билгеләп үтте.
Бүгенге көндә төркемдә, өч яшьлектән алып югары сыйныфта укучыларга кадәр 50гә якын кыз шөгыльләнә. Кызлар коллективы белән ирле-хатынлы Мустафаев Илькин Фикрәт улы һәм Дудникова Ольга Викторовна җитәкчелек итә. Алар үзләре хореографлар да, сәхнәгә куючылар да, рәссамнар да, дизайнерлар да, музыканы да үзләре сайлыйлар. "Салават күпере"нең бию базасында бары тик халык биюләре-рус, Кавказ, еврей һәм башка дөнья халыклары биюләре генә. Өстәвенә, яшь булуларына карамастан, Биләр кызлары район чаралары һәм авылларында үткәрелә торган бәйрәмнәрнең даими катнашучылары булып торалар. Ә иң мөһиме-алар инде ике республика конкурсында призлы урыннарны яуларга өлгерделәр: "Ватан" халык иҗаты Яшьләр фестивале-конкурсы йомгаклары буенча бию төркемебез - I дәрәҗә лауреат, "Саф җилләр" үзешчән хореография коллективларының смотр-конкурсында II дәрәҗә лауреат булдылар. Коллективны туган көннәре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев