Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьләр – сәясәткә

Узган атнада районның сәяси тормышында истәлекле вакыйга булды. Яшьләр "Сәяси завод-2014" иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасына үз вәкилләрен сайладылар.

Яшьләр парламентында Алексеевск яшьләренең өметләрен акларга үзләрен районда яшьләр сәясәтендә итеп күрергә теләгән алты кеше теләк белдерде. Сайлаулар район мәдәният йортында булды, анда яшерен тавыш бирү өчен кабинкалар һәм бюллетеньнәр өчен урналар урнаштырылган иде. Сайлауда мәктәпләр, аграр колледж вәкилләре, яшь педагоглар һәм эшче яшьләр - барлыгы залны тутырган 266 делегат катнашырга тиеш иде.

Тавышлар өчен көрәш мәдәният йортының фойесында ук башланды. Кандидатларны берсе Алексей Вангаев "Дөньяга яктылык" ("Свет миру") правослау яшьләре хәрәкәте активистлары белән бергә күрсәтмә бал танцылары әзерләгән иде һәм теләге булганнар өчен борынгы биюләр буенча мастер-класс үткәрде, шуның белән үз ягына югары мәдәниятне яратучыларны аударырга теләде. Икенче кандидат Раил Вәлиуллин, үз кандидатурасына игътибарны җәлеп итеп, үзенең сурәте һәм сайлау алды лозунглары төшерелгән календарьлар рәвешендә агитматериаллар таратты.

Яшь сәясәтчеләргә сүз биргәнче "Юнармеец", "Юнармеец-2", "Родина", "Каскад" хәрби-патриотик клублары һәм "Звезда" хәрби-тарихи клуб егетләре үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Алар хәрби һәм парад формасында саф әзерлеген һәм корал белән эш итә алуларын күрсәттеләр, бу залда уңай эмоцияләр китереп чыгарды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Обрезкова да "Дөньяның бөтен бизәкләре" ("Все краски мира") республика проектында катнашканы өчен көчле кул чабуларга күмелде.

Чарада район башлыгы Владимир Козонков та катнашты, ул Алексеевск яшьләрен сәламләде һәм әлеге чара сайлауларга үзенә күрә бер старт бирә, дип билгеләп үтте:

- Мондый форумнар әле күптән түгел генә үткәрелә башлады, һәм бу - эшебездә яңа форма. Мин залда районыбызның яшь, актив кешеләре утыруына бик шатмын.

Без бик кызык вакытта чыгыш ясыйбыз, быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячагыбызны беләсез, бу чарадан бүген залда утыручы булачак сайлаучыларыбыз да читтә кала алмаслар. Бүген без катнашучыларыбызның күп кенә проектларын күрәбез. Без бу эшне беләбез һәм мөмкин кадәр булышачакбыз. Ләкин кайда инициатива бар, шул эшне генә үстерү яхшы. Исегездә тотыгыз, иҗат өчен чикләр юк. Нәрсә ниятләсәгез дә, нәрсә эшләргә теләсәгез дә, без сезгә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез.

Башлык сүзләрен раслагандай, парламентка кандидатлар үзләренең сайлау алды речьләрендә берничә идея һәм инициатива тәкъдим иттеләр.

Мәсәлән, беренче булып чыгыш ясаган Биләр мәктәбе педагогы Сергей Климов игътибарны торак проблемасына юнәлтте, яшьләрнең дәүләт программалары эше турында аз мәгълүматлы булуларын хәбәр итте, торак сатып алганда яшь белгечләр өчен беренче кертемне бетерергә, моннан тыш, аграр колледжны тәмамлаучыларның әзерлек сыйфатын яхшыртырга һәм яшьләр арасында фермерлыкны үстерергә тәкъдим итте.

Аграр колледжның өстәмә белем бирү укытучысы Алсинә Мускаева яшьләр инициативасын хупларга, буш вакытны оештыру һәм урамнарда яшьләрнең бер эшсез арлы-бирле киләп сарып йөрүен бетерү өчен уңайлы шартлар тудырырга планлаштыра.

Лебедино, Новоспасск һәм Ялкын мәктәпләрендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Раил Вәлиуллин яшьләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләде, өч проблеманы: яшьләрнең нигезле тормыш максатлары булмау, буш вакытларын әрәм-шәрәм итү һәм әхлакларының түбән булу проблемаларын билгеләп үтте. Аның планына бердәм яшьләр көче булдыру керә, анда һәр кеше үзенә кирәклене табачак.

ФОРПОСТ үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Лилия Кашапова, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тын торып искә алып, үз эшенең нигезен яшь буынны патриотик тәрбияләүне көчәйтүдә күрә.

Район газетасы хезмәткәре, "Яшь гвардия" штабы җитәкчесе урынбасары Алексей Вангаев җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм актив тормыш позицияле кешеләр бергә җыелырлык, үз инициативалары турында фикер алышырлык һәм гамәлгә ашырырлык "яшьләр өе" булдыруны яклап чыкты. Ә информатика педагогы, район үзәгенең 3нче мәктәбендә эшләүче Марина Климова хезмәткә урнаштыру һәм гаилә ялының булмавы проблемасын күтәрде. Мәктәпне тәмамлаучыларны БДИга әзерләү үзәге булдырырга тәкъдим итте. Ә киләчәктә үзе җитәкли торган радиотехника түгәрәге базасында район җитәкчелеге ярдәмендә үзләренең it-паркларын булдырырга планлаштыра.

Яшьләр, барлык кандидатларны тыңлап, тавыш бирергә киттеләр һәм күпчелек тавыш белән Алсинә Мускаеваны сайладылар, хәзер ул Алексеевск районын Татарстан Республикасының иҗтимагый яшьләр оешмасында тәкъдим итәчәк. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина кулыннан җиңүче сертификаты алып, яңа сайланган парламентарий үзенең тарафдарларына рәхмәт әйтте һәм җыелучыларга болай дип мөрәҗәгать итте:

- Минем өчен шулкадәр күп кеше тавыш бирер, дип көтмәгән идем. Мин бик шатмын һәм сезне сынатмам, сезнең мәнфәгатьләрегезне яклармын, сезнең белән хезмәттәшлек итәрмен һәм очрашырмын, дип өметләнәм.

Татарстан Республикасы "Яшь гвардия" төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова "Яшь гвардия" штабы начальнигы Ривкат Сөләймановка һәм актив яшьгвардияче Яков Никашовка Рәхмәт хаты тапшырып, үзенең форумнан таң калуын яшермәде:

- Матур һәм позитив Алексеевск районына килү әйтеп бетергесез кызык, бүген бу район Татарстанның яшьләр сәясәтенә гаять зур өлеш кертә. Бүген сез бик дөрес сайладыгыз. искиткеч программалары һәм гаризалары белән кандидатларның һәркайсы бик тә лаек, ләкин бездә җиңүче һәрвакыт бер генә, һәм мин Алсинәнең заманында яшьгвардияче мәктәбен узуына шатмын. Аңа уңышлар һәм нәтиҗәле эшләвен телисе килә, чөнки алдагы биш ел буена ул районыгыз мәнфәгатьләрен яклаячак. Ул - иң кыска юл белән мәнфәгатьләрегезне республика җитәкчелегенә җиткерәчәк кеше. Сезнең барыгызны да искиткеч сайлавыгыз белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев