Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл китапханәсендә

Урманасты Шунталысы урта мәктәбендә һәм авыл китапханәсендә төрле-төрле чаралар гел үткәрелеп тора. Шул хакта авыл китапханәчесе Дилә Нургатина язып җибәргән.

- Мәдәният елы кысаларында авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен әдәби һәм тематик кичәләр үткәрелеп килә. Кече яшьтәге балалар "Тукай иленә сәяхәт"тә булдылар. Башлангыч сыйныф укучылары татар халык иҗаты белән таныштылар, әкиятләрне үзләре уйнадылар. Шулай ук бу яшьтәге балалар өчен "Табигать сагында" дигән экологик уен үткәрелде, балалар әйләнә-тирәбезне чиста тоту, кошларга игътибарны арттыру турында ныграк өйрәнделәр, "Кызыл китап" белән таныштылар.


Ә яшүсмерләр өчен "Тамчы шоу" уены оештырылды. Мәдәният һәм сәнгатебезне өйрәнү максатыннан чыгып әзерләнгән уен сорауларына җавапларны бергәләп эзләү файдалы да, кызыклы да килеп чыкты.


Авылыбызның күркәм хатын-кызлары, китап сөючеләре өчен әзерләнгән чираттагы чара "Аллы-гөлле шәлъяулыгым" дигән исем белән үтте. Бәйрәмгә килүчеләрне милли киемнәрдән каршы алу, "Күңел җылысы салынган кул эшләре" дип исемләнгән күргәзмә каршы алды. Зал түрендә "Серле сандык" утыра, аның эчендәге бизәкле, чуклы яулыклар барысы да күз явын алырлык иде. Хатын- кызларыбызның милли баш киеме - шәлъяулыкка багышланган тематик кичәбез килгән кунакларның истәлек итеп саклаган, бик яратып ябына торган үзләре бәйләгән шәлләрен һәм шулай ук чиккән кулъяулыкларын күрсәтеп, аларның тарихы белән таныштырып, шәлъяулыкка багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Болар барысы да бәйрәмебезне бизәде, онытылмаслык итте.


Кичәнең икенче өлешендә "Без яулыклар турында ниләр беләбез?" дигән викторина уены тәкъдим ителде.


Иңнәренә салган аллы-гөлле шәлләрнең матурлыгы болыннарның шау чәчәккә күмелеп утыруын, алмагачларның хуш ис аңкытып ап-акка төренүен хәтерләтте. Табигать белән бәйләнештә булгангадыр, шәл бәйләү беркайчан да искерми, һәрвакыт заман белән бергә атлый.


Кичәбез кунакларның үзләре күчтәнәч итеп алып килгән милли ризыкларыннан авыз итеп, чәй эчү белән тәмамланды. Бездә үткәрелгән бәйрәмнәрне яратып, хөрмәт итеп килгән бөтен кешегә, шулай ук оештыру эшләрендә булышып бәйрәмебезне бизәгән хезмәткәрләргә зур рәхмәт.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев