Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белемеңнән генә файдалан

Чираттагы уку елы азагына якынлашты, димәк, мәктәпне тәмамлаучыларны тагын бер җитди сынау - БДИ көтә. Быел укучыларга мәҗбүри тәртиптә үз белемнәрен рус теле һәм математика буенча тикшерергә туры киләчәк, калган фәннәрне укучылар үзләре сайлаганны тапшырачаклар. Төп чорда имтиханнар тапшыруның бердәм сроклары билгеләнде: 28 майда-информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, Россия тарихы;...

Чираттагы уку елы азагына якынлашты, димәк, мәктәпне тәмамлаучыларны тагын бер җитди сынау - БДИ көтә.

Быел укучыларга мәҗбүри тәртиптә үз белемнәрен рус теле һәм математика буенча тикшерергә туры киләчәк, калган фәннәрне укучылар үзләре сайлаганны тапшырачаклар. Төп чорда имтиханнар тапшыруның бердәм сроклары билгеләнде: 28 майда-информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, Россия тарихы; 31 майда-рус теле; 4 июньдә-химия, чит телләр; 7 июньдә-математика; 13 июньдә-җәмгыять белеме, физика; 16 июньдә-география һәм әдәбият. Аерым гомуми белем фәннәре буенча БДИ үткәрү сроклары туры килгән очракта анда катнашучылар тиешле фәннәр буенча имтиханнарга өстәмә срокларда кертеләләр, атап әйткәндә, 18 июньдә-чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр; 19 июньдә-география, химия, әдәбият, тарих, физикадан. Игътибарга алырлык сәбәпләр (авыру яки документ белән расланган башка хәлләр) аркасында бу сынауны үтә алмаган мәктәпне тәмамлаучыларга, шулай ук БДИ нәтиҗәләре федераль имтихан комиссиясе тарафыннан үткәрелмәгән укучыларга мәҗбүри имтиханнар (20 июньдә-рус теле, 21 июньдә-математика) тапшырырга тагын бер мөмкинлек бирелә.
Узган еллардагы кебек үк, БДИда мәгълүмати куркынычсызлык катгый үтәләчәк. "Мәгариф турында"гы РФ Законының 15 маддәсе нигезендә бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә җәлеп ителгән һәм аларны инде тапшырган кешеләр Россия законнары нигезендә контроль үлчәү материалларындагы мәгълүматларны фаш иткән өчен җаваплы булалар. Шулай ук үзең белән элемтә чаралары, шул исәптән кәрәзле телефоннар һәм электрон-хисаплау техникасын алып керү һәм алардан файдалану тыела. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган өстәмә җайланмалар (математикада-линейка, физикада-линейка һәм программалаштырмый торган калькулятор, химиядә- программалаштырмый торган калькулятор, географиядә-линейка, транспортир һәм программалаштырмый торган калькулятор) искәрмә булып тора. БДИ вакытында күрсәтелгән кешеләрдә элемтә чаралары һәм электрон-хисаплау техникасы булу яки алардан файдалану яисә башка бозулар ачыкланса, ул кешеләр дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан имтиханнан чыгарылалар, һәм чыгарылу турында акт төзелә. Өстәвенә чыгарылган укучы имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә, аны яңадан тапшыру икенче елга күчерелә.
Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе нәтиҗәләрен аңлы рәвештә бозып күрсәтү административ штраф салуны күздә тота: гражданнарга-3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләргә-50 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр.
Тагын бер нәрсә: имтиханнарга укучылар пропускта күрсәтелгән көндә һәм вакытта килергә тиешләр.Үзең белән БДИга пропуск, паспорт, кара каралы гельле ручка, аерым фәннәр буенча файдалану өчен рөхсәт ителгән өстәмә җайланмалар һәм материаллар алып килергә. Имтихан башланыр алдыннан оештыручылардан имтиханның кайсы аудиториядә үтәчәген белешергә һәм, шәхесне раслаучы документны күрсәтеп, аудитория өчен җаваплы кешедә теркәлергә кирәк.
Имтиханнар уңышлы узсын!
Надежда Баранова, БДИның муниципаль координаторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев