Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без күңелле яшибез

Урта Тигәнәле урта мәктәбендә һәрдаим төрледән-төрле күңелле чаралар узып кына тора. Әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән ЗАРИПОВА газетаның бүгенге санында болар турында тәфсилләбрәк сөйләр.

- Март ае Урта Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле чаралар белән башланып китте. 6нчы марттан башлангычлар атналыгына старт бирелде. Матур гына ачылып киткән атналык Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, туган төбәгебезгә багышланган иҗади эшләр, шигырь һәм рәсем конкурслары белән дәвам итте.

Әлбәттә, гүзәл хатын-кызларыбызга багышланган Халыкара хатын-кызлар көненең әлеге ункөнлекнең башлануына туры килүе бер дә очраклы түгел. Шуңа күрә, башлангыч сыйныф укытучылары да бу көнне читтә калмады, мәктәбебезгә кече сыйныф укучыларының әниләрен чакырып, матур бәйрәм оештырды. Укучылар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. 2нче сыйныф укучылары Резедә Вәлиеваның "Әтәч - кызыл кәпәч" дигән әкиятен сәхнәләштерделәр. Хәтта бу бәйрәмгә чит илдән "кунак" һәм дә аның "тәрҗемәчесе" дә килгән иде. 3нче сыйныф укучылары Самат Камалов белән Данис Зарипов куйган скетч барча әниләрнең дә күңеленә хуш килде.

Атналык авыл китапханәсе китапханәчесе Равия апа Сафина оештырган батырлык дәресенә экскурсия белән дәвам итте. Биредә Равия апа укучыларыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ленинград блокадасы, герой-пионерлар, Ватаныбызны сакларга киткән авылдашларыбыз турында сөйләде. ХХ йөз Совет чоры татар язучыларының олы буын вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовның "Соры мәче: сугыш турында хикәяләре"н укыды. Балаларга әлеге очрашу бик тә ошады, алар китапханәче апаларына бик зур рәхмәтләр әйтеп, шәп кәеф белән таралыштылар.

Шулай ук бу ункөнлектә "Яхшылык эшләргә ашык!" дигән сыйныф сәгате һәм барлык башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены да уздырылды. Әлеге уен кысаларында укучылар бөтен фәннәр буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар бирделәр.

Атналыкны йомгаклап, 3нче сыйныф җитәкчесе Гөлнара Җаббарова оештырган "Нәүрүз - түрдән уз" язны каршылау бәйрәмендә укучылар төркемнәргә бүленеп, саф һавада кышкы уеннар белән саубуллашу ярышлары уздырдылар. Ә иң кызыгы - бәйрәм ахырында мәтрүшкәле чәй белән тәмле коймак ашадылар.

Оештырылган барлык чаралар да укучыларыбызга бик ошады. Атналык ахырында актив укучыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Киләсе елларга да мондый бәйрәмнәрне оештырырбыз, укучыларыбызның белемнәрен тагын да ныгытырбыз, дип уйлыйм.

Әлбәттә, башлангычлар атналыгы турында сүз баргач, башлангыч сыйныф укучылары катнашкан республикакүләм бәйгеләр турында да берничә сүз әйтәсе килә. Күптән түгел Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты катнашында күренекле татар язучысы Афзал Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Республикасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган II республикакүләм Шамов укулары булып үтте. Укулар гомумбелем бирү мәктәпләре сыйныф укучылары, студентлар өчен оештырылган һәм Афзал Шамовның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларны рухи кыйммәтләр, милли мәдәният, традицияләргә, телгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Быел әлеге укуларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, яшь шагыйрьләр, Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах белән Татарстан китап нәшрияте баш мөхәррире Ленар Шәех мөхтәрәм жюрилар булдылар.

Инде менә икенче ел рәттән безнең мәктәбебез дә шушы укуларда актив катнаша. 3нче сыйныф укучысы Самат Камалов (җитәкчесе Сиринә Камалова) "Яшь шагыйрь Ленар Шәехнең тормышы һәм иҗаты" дигән темага үзенең эшен тәкъдим итеп 2нче турга узды. Ул үз эшенең авторы Ленар абыйсы Шәехнең дә әлеге Укуларда булуын күз алдына китермәгәндер, мөгаен. Шуңа да карамастан, Самат тамаша кылучыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, проект эшен менә дигән итеп яклады һәм II урынга лаек дип табылды.

Рифат Сәлах та укучыларның чыгышларыннан соң, "Без, язучыларның, бүгенге бәйгедә катнашкан укучылар иҗат иткән шигырьләргә тешебез үтми" дип үзенең фикерләрен җиткерде. Ә Ленар Шәех исә Саматның проектын ошатып, аның белән истәлеккә фотога төште һәм үзенең култамгасы белән "яңа гына мичтән чыккан" "Алдамыйм" дигән китабын бүләк итте.

Без, мәктәп укучылары һәм укытучылары, Саматны әлеге уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә әлеге бәйгеләрдә актив катнашуына өметләнеп, уңышлар телибез. Афәрин, Самат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев