Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дуслар түгәрәгендә

Күптән түгел Нурлат шәһәре мәдәният йорты сәхнәсендә татар шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән "Ватан" халык иҗаты V республика яшьләр фестиваленең II һәм III сайлап алу этапларының зона смотрлары булды. Смотр-конкурста Алексеевскидан кала тагын биш-Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас һәм Чирмешән районнары катнашты. Районыбызны...

Күптән түгел Нурлат шәһәре мәдәният йорты сәхнәсендә татар шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән "Ватан" халык иҗаты V республика яшьләр фестиваленең II һәм III сайлап алу этапларының зона смотрлары булды.

Смотр-конкурста Алексеевскидан кала тагын биш-Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас һәм Чирмешән районнары катнашты. Районыбызны 45 катнашучы тәкъдим итте, алар конкурсның барлык номинацияләрендә: "Халык йолалары", "Халык җыры", "Халык биюе", "Халык сәнгате әсәрләрен сәнгатьле итеп уку", «Декоратив-гамәли сәнгать» конкурсларында катнаштылар.
Бу фестивальгә җитәкче сыйфатында килгән район мәдәният йортының автоклуб мөдире Рәфидә Гатина сүзләренә караганда, жюри әгъзалары составына фестиваль директоры-"Кояш нуры" җәмәгать иҗат оешмасы президенты Светлана Касмасова, жюри рәисе-Казан федераль университетының Идел буе халыклары сәнгате кафедрасы профессоры, ТРның халык артисты Миңгол Галиев, доцентлар, педагогия, философия һәм социаль фәннәр кандидатлары кергән жюри әгъзалары конкурсантларның чыгышларын лаеклы бәяләделәр һәм аларны дипломнар белән билгеләп үттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз да бар: болар-конкурс дипломантлары К.Каранаева (Караваево авылы), А. Зәйнуллина һәм А. Нургалиева (Алексеевск), А. Скворцова (Кр. Баран авылы), дуэт белән чыгыш ясаган Ю.Барышкова һәм А.Левшина, К.Мезенцева (Алексеевск), II дәрәҗә дипломант М.Ильдуганова (Шәмә авылы), Дилбәр Казакова җитәкчелегендәге "Балага исем кушу" татар халык йоласын күрсәткән "Чишмәкәй" Коры Көрнәле авыл мәдәният йорты фольклор коллективы, икенче дәрәҗәдәге дипломант Р.Хәйбуллин (Зур Тигәнәле авылы), Кр. Бараннан I дәрәҗәдәге дипломант Д.Баранов. Ул жюри әгъзалары карары белән ноябрь башында "Ватан" фестивале финалына барачак, анда төбәк сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашачак. Моннан тыш, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында булачак гала-концертта фестивальнең башка җиңүчеләре: төбәк жюрие хөкеменә Кавказ һәм "Барыня" рус халык биюләрен тәкъдим иткән И.Мостафаев җитәкчелегендәге "Радуга" Биләр бию коллективы һәм үзенең иҗади эшләрен күрсәткән Балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укытучысы Анна Стычева да катнашачак.
Кыска гына әңгәмәдә фестиваль директоры Светлана Касмасова, "Ватан" халык иҗаты конкурсы республикада 2003 елдан бирле үткәрелә һәм анда алексеевскилылар һәрвакыт катнаша, диде. "Чыгышлар эчтәлекле булды, костюмнар матур иде,-дип билгеләп үтте Светлана.-Декоратив-гамәли сәнгатьнең эшләре, бигрәк тә тукымадан ясалган һәм үләннәр тутырылган курчаклар бик ошады".
С.Касмасова халык иҗатына өстенлек биргән балаларга, чыгышлар өчен кызыклы материал сайлый һәм аларга балаларны әзерли алган җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. Шулай ук фестиваль директоры районыбызның зур уңышлары өчен башлык Владимир Козонковны һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чуринны хезмәтләре өчен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев