Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң кызыклы уен

Сахаровка урта гомумбелем мәктәбендә бу көннәрдә барлык спорт уеннарыннан иң кызыклысы дип саналган күңелле стартлар булып үтте. 5-6 сыйныф укучыларының "Дуслык" һәм "Капитошка" җыелма командаларын, җанатарлар һәм жюри әгъзаларын җыйган спортзал вакытлыча тынгысыз стадиондагы ярышларга әверелде. Көч, җитезлек, тапкырлыкта ярышучы уеннарда катнашучылар "Туп тотып чабу", "Сикергечләр", "Кемнең сикерүе ераграк", "Волейбол...

Сахаровка урта гомумбелем мәктәбендә бу көннәрдә барлык спорт уеннарыннан иң кызыклысы дип саналган күңелле стартлар булып үтте.
5-6 сыйныф укучыларының "Дуслык" һәм "Капитошка" җыелма командаларын, җанатарлар һәм жюри әгъзаларын җыйган спортзал вакытлыча тынгысыз стадиондагы ярышларга әверелде.

Көч, җитезлек, тапкырлыкта ярышучы уеннарда катнашучылар "Туп тотып чабу", "Сикергечләр", "Кемнең сикерүе ераграк", "Волейбол тубын шуыту" эстафеталарын үтеп, рух ныклыгы һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр. Әлеге ярышларда таләпчән жюри "Капитошка" командасы балаларын иң көчлеләр, дип тапты. "Дуслык" командасы канат тарту буенча ярышта чын ирләр куәтен күрсәтте. Барлык малайлар һәм кызлар ярышларда катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнде, ә иң мөһиме, уңай кичерешләр һәм күтәренке кәеф алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев