Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Җиңү җыры»

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга җиде дистә ел булып килә. Бер кеше гомере... Җиңү язында дөньяга аваз салган кешеләр дә инде күптән әби-бабайга әйләнгән. 1нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова Җиңү көненә карата мәкалә язып җибәргән. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Җиңү көне!!!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы!!!

Күзләрдә яшьләр, күңелләрдә якты истәлекләр, йөрәкләрдә ачы яралар…

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулган көннәрдә һәр кеше күңелендә дулкынлану хисләре кичерә… Дәү әтиләр, бабайлар, дәү әниләр, әбиләр, сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, әти, абый, энеләрен дәһшәтле сугыш кырларында югалтып, тормыш ачысын җан-тәннәре аша сыкранып хәтерләгән һәр кеше истәлекләргә уралып каршылый Җиңү бәйрәмен…

Ике бабам Нәҗметдинов Хәсән, Хәйруллин Вәлиәхмәт сугышка Биләр хәрби комиссариаты аша киткән. Әтиләрен сугышка алганда әтиемә - бер яшь, әниемә өч яшь булган. Хәсән бабам сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган… Сугышта сержант булып хезмәт иткән. Хәбәрсез югалган дигән хәбәре килгән. Бик күп еллардан соң гына Украинада кабере табылган. "Әти" сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган әтием ятим үскән… Икенче бабам Хәйруллин Вәлиәхмәт сугышның беренче көннәреннән алып ахырына кадәр шофёр булып хезмәт иткән. Сугыш кирәк-яракларын, ашамлыкларны ГАЗ автомашинасында кирәкле урыннарга ташыган… Машинасын һәрвакыт тәртиптә тоткан, бензинны экономияләгән, бомбаларга эләкмәгән. Сугышчан батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән… Сугыш афәтен исән-имин үткән бабам 1960нчы елда машинасы белән автоһәлакәттә вафат булган…

Дәү бабаларының сугышта катнашулары турында сөйләгәнне кызларым һәрчак зур дулкынлану белән тыңлыйлар. Горурланалар…Бабаларының Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе әле быел гына мәгълүм булды… Әйдә, бабай турында җыр язабыз, диде кызым Илзирә. Һәм без аның уйларын дәфтәргә язып куйдык, шулай итеп шигырь туды. Беркөнне иртән торуга җыр менә шулай була диеп аны көйгә салды. Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге, Татарстан Республикасының «Прогресс» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды I республикакүләм «Җиңү җыры» әдәби конкурсын игълан иткәч, без иҗат җимешебезне шунда җибәрдек. Нәтиҗәдә 712 катнашучыдан килгән 1000гә якын эш арасында безнең «Җиңү җыры»быз I урынны яулады. КФУның төп бинасында 5нче майда үткәрелгән бүләкләү тантанасында жюри рәисе, ТР Журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җиңүчеләргә үзе дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Бүләкләү тантанасы сугыш турындагы җыр, шигырь, чәчмә әсәрләр белән үрелеп барды. Тантананы шагыйрә Лена Шагыйрьҗан алып барды. Бүләкләр тапшыруда Камал театрының аксакал артисты Әзһәр Шакиров та, Язучылар берлегеннән Шәмсия Җиһангирова да катнаштылар. Алар бәйгедә катнашучы яшьләребезгә иҗат уңышлары, исәнлек, аяз күк йөзе теләделәр… Шушындый яшь язучыларыбыз, шагыйрьләребез булганда татар телебезнең югары баскычта булуына ышаныч белдерделәр.

1нче Алексеевск урта мәктәбенең 5А сыйныф укучысы Закирова Илзирәнең I республикакүләм «Җиңү җыры » әдәби бәйгесендә I урынны яулаган җырының сүзләрен сезгә дә тәкъдим итәбез…

Җиңү җыры

Закирова Илзирә көе һәм сүзләре

1. Дәү әтием үз әтисен

Бөтенләй хәтерләми.

Миңа бер яшь булган, әти

Сугышка киткәндә, ди.

Нәрсә икән соң ул сугыш?

Без чынында белмибез,

Җәлил, Алиш батырлыгын

Җырга салып көйлибез.

2. Мәктәбебез түбәсендә

Әләм балкый бәйрәмдә,

Җиңү көне һәр ел саен

Зур шатлыкка әйләнә.

Бөек Ватан сугышы ул -

Дәһшәтле сугыш чоры.

Үзен-үзе аямаган

Милләтемнең ныклыгы.

3. Җитмеш еллыгы

Җиңүнең

Илебездә зур бәйрәм.

Беркайчан сугыш

булмасын,

Җирем, чәчкәгә әйлән.

Җырым белән сезне

зурлыйм,

Хөрмәтле ветераннар!

Җиңү көне белән

котлыйм,

Барлык дуслар, туганнар!

Хөрмәтле ветераннарыбызны, районыбызның бар халкын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән кайнар котлыйбыз!!! Күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын! Безнең буын гына түгел, киләчәк буыннар да сугыш афәтен, кайгы-михнәтен күрмәсен, Җиңү көнендә күзләрдә бары шатлык яше ялтырасын иде!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев