Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ике сәгать чын музыка

Роберт Шуманның иҗатына багышланган фестиваль узган шимбәдә балалар сәнгать мәктәбендә узды. Районның классик музыканы яратучылары әлеге вакыйганы немец композиторының 205 еллыгы хөрмәтенә үткәрделәр. Быел бу датаны дөнья музыкаль бергәлеге киң билгеләп үтә.

Музыка кичәсе композитор музыкада гәүдәләндергән уйлар, идеяләр турында фильм күрсәтүдән башланды. Сәнгать мәктәбенең тамаша залын тутырган тамашачылар Шуманның виртуоз уйнарга өйрәнү өчен фортепианода уйнарга кулдан тренажер ясап куюын белделәр. Ләкин артык тырышуы, кулдан күп язуы һәм пианинода күп уйнавы аркасында аның имән бармагы параличлана. Бу аның карьерасына нокта куя. Шуман үзе турында: "Мин бары тик композитор гына, ә музыкант түгел", - дип әйтсә дә, аның тормыш кредосы "музыка башта яшәргә тиеш" дигән сүзләрдән гыйбарәт.

Бу кичәдә яшь музыкантлар нәкъ менә шуны кулланып эш иттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге тәрбияләнүчеләре, рояльдә һәм баянда уйнап, эчке дөньяның Шуман үз әсәрләрендә чагылдырган бөтен байлыгын күрсәттеләр. Музыканың төрле тавышларга күчеп лирик яңгыравында, тантаналы маршларда һәм күңелле кушымталарда гадәти тормыш фрагментлары чагылдырылган, композитор аларны әкияти иткән.

Музыка коралларында уйнауны матур итеп сайлап алынган видеорәт, хореография бүлеге укучылары башкаруында бал биюләре һәм мәхәббәт турында шигырь көчәйтеп җибәрде. Мәктәпне тәмамлаучы Раидә Шәйдуллина шигырьне йөрәкләргә үткәзеп укыды. Боларның барысы да тамашачыларга композиторның гаҗәеп матур һәм үзенчәлекле дөньясына үтеп керергә мөмкинлек бирде.

Сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Гренадерова фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшырганда, музыка бүлегенең бөтен укучысы Шуман әсәрләрен уйнады, ә иң яхшылар шушы концертта катнаштырылды, дип билгеләп үтте.

Дипломнар һәм грамоталар белән шулай ук рәссам Исаак Левитан һәм композитор Людвиг ван Бетховен иҗатына багышланган мәктәп эчендәге олимпиадада җиңүчеләр, шулай ук "Талант" халыкара конкурсында катнашучылар бүләкләнде.

Концертны әзерләүгә һәм үткәрүгә мәктәпне тәмамлаган, ә хәзер Мәскәү өлкә сәнгать колледжы талибәсе Алена Атарбаева зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев