Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Китапларның туган көне”

"Кайгырту" приюты тәрбияләнүчеләре "Красный восток" авыл мәдәният йорты китапханәсендә узган "Китапларның туган көнендә" булдылар.

Балалар "Китап безне белем үрләренә алып бара!" исемле театраль тамаша карадылар. Әкият патшалыгы дәүләтенә килеп кергәч, алар китап патшасы, бик тә китапханәгә языласы килгән кечкенә гном, барлык китапларны урлаган усал Убырлы карчык һәм Шүрәле белән очраштылар. Әлеге әкият персонажлары балалар белән "Әкият героен бел" әдәби викторинасын үткәрделәр, шигырь формасында табышмаклар чиштеләр, әкиятләрне һәм андагы төп геройларны әйтеп бирделәр. Театраль тамашадан тыш, балаларга тагын "Төлке һәм бүре" курчак театрын да күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев