Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният елы кысаларында

Иҗади һөнәр ияләре - музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары, клуб белгечләре, үзешчән сәнгать коллективларына, гомумән, барлык мәдәният хезмәткләрләренә багышланган бәйрәм чарасы узган җомгада район мәдәният йортында узды.

Бу көнне бәйрәмгә район үзәге һәм авыл җирлекләре мәдәният учреждениеләре ветераннары һәм хәзер эшләүчеләр, Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Тәбрикләүләр белән һәм профессиональ уңышлар теләп район башлыгы Владимир Козонков, аның урынбасары Галина Белова, мәдәният бүлеге начальнигы Анна Трошина һәм башкалар чыгыш ясады. Алар мәдәният хезмәткәрләрен муниципалитет башлыгының, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының шулай ук, традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең һәм район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Ү

зләренең һөнәри бәйрәмнәрендә әлеге иҗат кешеләре җырладылар, биеделәр, шаярдылар, бер-берсен сөенечле вакыйга белән котладылар.

Үзешчән сәнгать номерлары иҗатлары, сайлаган һөнәрләренә мәхәббәт белән башкалар күңелен җылытучы хезмәткәрләрне бүләкләү белән үрелеп барды.

Ә сәнгать чыгышлары, дәртле җырлар һәм "Виктория" (Балалар сәнгать мәктәбе), "Элита" (район мәдәният йорты), "Глория" (Урта Тигәнәле авыл мәдәният йорты) бию төркемнәре, "Радужная фантазия" театр студиясе (район мәдәният йорты) һәм Сахаровка мәдәният йортыннан иң яшь катнашучы Дарья Каплина чыгышлары район мәдәният йорты залында утыручылар өчен искиткеч бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев