Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпнең юбилее

6 октябрьдә район үзәгенең беренче мәктәбе үзенең гасыр юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чараларына педагог-ветераннар һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар чакырыла. Сәгать 10да кунаклар өчен "станцияләр" (мәктәп музее, спортзал, "Йолдыз" хәрби-патриотик клуб һәм башкалар) буйлап экскурсия булачак. 10.45тә район мәдәният йортында чакырылучылар игътибарына балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе...

6 октябрьдә район үзәгенең беренче мәктәбе үзенең гасыр юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чараларына педагог-ветераннар һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар чакырыла.

Сәгать 10да кунаклар өчен "станцияләр" (мәктәп музее, спортзал, "Йолдыз" хәрби-патриотик клуб һәм башкалар) буйлап экскурсия булачак. 10.45тә район мәдәният йортында чакырылучылар игътибарына балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителә. Сәгать 11дә шунда ук видеофильм күрсәтелә, аны бәйрәм программасы дәвам иттерәчәк. Ә чара тәмамлангач педагог-ветераннар чәй янына чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев