Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Революциягә кадәр туган

Биләр урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары (остазлары Татьяна Паранева) юбилее алдыннан Кузнецова Мария Андреевна янында булганнар. 23 мартта аңа 100 яшь тулачак.

Малайлар һәм кызлар һәр бәйрәмдә Мария Андреевнага килеп, аны котлыйлар һәм мөмкинлекләре булуга карап аңа булышалар: малайлар ишегалдын кардан чистарталар, ә кызлар өен җыештыралар.

Балалар Мария Андреевнаны гасыр юбилее белән котлаганнар, аның өчен җырлар җырлаганнар, шигырьләр укыганнар. Аннары чәй табыны янында Мария Андреевнадан тормышы турында сөйләвен сораганнар.

Ул күп балалы гаиләдә туган, гаиләдә җиде бала булган. Кече яшьтән әнисенә өй эшләрендә, аннары бакчада һәм ишегалдында булышкан. Бик иртә оекбашлар һәм бияләйләр бәйләргә һәм йон эрләргә өйрәнгән. Урамда башка балалар белән уйныйсы килсә дә, өйдәге эшен эшләп бетерми торып, урам турында уйларга да ярамаган. Әниләре бик таләпчән һәм кырыс кеше булган.

Өч сыйныф кына тәмамлый алган. Аңа уку ошаган һәм аның укыйсы килгән, ләкин әти-әнисенә йорт хуҗалыгын алып барырга булышырга, кырда эшләргә кирәк булган. Шуның белән укуы да тәмамланган. Ләкин укырга да, язарга да өйрәнгән.

Стенада укучылар бер портрет - хәрби кием кигән кешене күргәннәр һәм аның белән кызыксына башлаганнар. Мария Андреевна аны үзенең ире - Бөек Ватан сугышын аркылыга-буйга узган һәм полкта ипи пешерүче булып эшләгән Степан Борисович дип таныштырган. 1946 елда ул сугыштан исән-сау кайткан, ләкин берничә елдан авырып үлгән. Хатынның кулында алты баласы: биш улы һәм бер кызы калган. Авыр булган, ләкин күп эшләгән, балаларын үстергән. Барысы да Биләр мәктәбен тәмамлап, төрлесе-төрле якка китеп барган. Шулай килеп чыккан ки, улларының барысы да бакый дөньяга күчкән. Мария Андреевнаны хәзер кызы Валентина Степановна карый. Ләкин әле үзенең дә идән, кер юарга, бакчада тәртип урнаштырырга хәленнән килә -эшсез утыра алмый. Кунаклар ярата, оныклары килә. Оныкчыклары һәм аларның балалары да онытмыйлар аны, алар аның 7әү.

Колхозда, аннары коммуналь мунчада, ә пенсиягә чыгар алдыннан коммуналь хуҗалыкта эшли. Бернинди эштән дә куркып тормый һәм бөтен җирдә эшен намуслы башкара.

Күңеле тыныч булганда телевизор янында утырырга ярата. "Уйна, гармун!" тапшыруын бик яратып карый, үзе дә такмакларны күп белә. Владимир Жириновскийның чыгыш ясавын ярата. "Вести" тапшыруын карый һәм "Субботний вечер" тапшыруы ошый. Ләкин барыннан да күбрәк кешеләр белән сөйләшеп утыруны хуп күрә. Еш кына урамга, эскәмиягә чыгып утыра, аның янына күршеләре дә килә. Ә алар, Мария Андреевна сүзләренә караганда, барысы да искиткеч яхшы, ачык күңелле кешеләр. Яңалыклар турында сөйләшәләр, үткәннәрне искә алалар. Ул күршеләреннән уңган.

Аннары укучылар гаилә альбомын, Мария Андреевнаның медальләрен, грамоталарын караганнар.
Чәй янында вакытның узганы сизелмичә дә калган. Мария Андреевна җиңел булмаган тормышы турында күп сөйләгән. Әңгәмәсенең азагында балаларга берничә үгет-нәсыйхәт сүзләре дә әйткән:

- Яхшы укыгыз, моның өчен сезнең бөтен мөмкинлегегез бар. Мәктәбегез бик әйбәт, укытучыларыгыз да яхшылар. Әти-әниләрегезне тыңлагыз һәм саклагыз, әбиләрегез һәм бабайларыгызны хөрмәт итегез. Оныклар кунакка килгәндә ничек рәхәт була. Эш сөегез, күбрәк китаплар укыгыз һәм сәламәтлегегезне кече яшьтән ныгытыгыз.


P.S. Мария Андреевнаны бер гасырлык юбилее белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә киләчәк әле, газета бу хакта да сөйләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев