Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Талантлы буын» җәй белән хушлашты

Кызу җәй айлары артта калды. Агачларны алтын яфраклар бизәде, «Талантлы буын»га җәй белән аерылышыр вакыт җитте. Ирексездән сорау туа "Әй, гүзәл җәй, син ни өчен шулкадәр кыска?!". Әле бит башкарасы эшләр бик күп. Беребез булса да, бу җәйне уңышлы үткәрдемме икән, планлаштырган эшләремне үтәдемме икән дип уйланганыгыз бармы икән? Тик...

Кызу җәй айлары артта калды. Агачларны алтын яфраклар бизәде, «Талантлы буын»га җәй белән аерылышыр вакыт җитте.

Ирексездән сорау туа "Әй, гүзәл җәй, син ни өчен шулкадәр кыска?!". Әле бит башкарасы эшләр бик күп. Беребез булса да, бу җәйне уңышлы үткәрдемме икән, планлаштырган эшләремне үтәдемме икән дип уйланганыгыз бармы икән?
Тик әлеге сорауны "Имәнкәй" балалар сәла-мәтләндерү лагереның "Талантлы буын" сменасы тәрбияләнүчеләре үзләре-нә бу сорауны бирмәстер. Июнь ае башыннан Биләр җирендә ял иттек, кызындык, чараларда катнашып сәламәтлекләрен ныгыттылар, яңа дуслар таптылар-бер сүз белән әйткәндә, ял иттеләр. Безнең сменаларыбыз гади генә булмады: без КВН уйнарга өйрәндек, сигез команда төзедек һәм уйнарга өйрәттек, катнашучыларга бу уен бик ошады һәм алар бик теләп КВНның барлыкка килү тарихы белән таныштылар...
Барлыгы сменада районның төрле почмакларыннан килгән 180 бала ял итте. Аларның күбесе иҗаттан һәм сәхнә сәнгатеннән ерак иде, шуңа да балаларда иҗатка кызыксыну уяту тәрбиячеләрнең бурычы иде. Минем уйлавымча, педагогларның бу килеп чыкты.
"Талантлы буын" сменасы артта калды. Аны ябуга без барыбыз бергә әзерләндек: иҗат хисабы әзерләдек, күп тапкырлар репетицияләр ясадык, КВН уйнадык, әлбәттә инде күңелле концерт белән чыгыш ясадык. Яңа очрашуларга ышанып калабыз.
Екатерина ТРИФОНОВА, «Талантлы буын» сменасының оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев