Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарча да яхшы бел…

Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе санала. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел... - дип яза шагыйрь Ш.Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер...

Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе санала.

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел...

- дип яза шагыйрь Ш.Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып татар һәм рус телләре тора. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнә. Безнең Юеш Көрнәле гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә төрле милләт балалары белем ала. Башка фәннәр белән берлектә татар телен дә бик теләп өйрәнәләр. Өйрәнеп кенә калмыйлар, төрле республика күләм бәйге һәм ярышларда актив катнашалар. Шундый чараларның берсе - "Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясе. Акциянең максаты - яшьләрне татарча аралашуга тарту. Бәйгенең инициаторы - татар галимнәре һәм зыялыларының "Үзебез" яңа буын хәрәкәте. Бәйге 21 февральдә - Туган телләр көнендә башланып 10 апрельга кадәр дәвам итә.
Акция безнең мәктәптә Туган телләр көненә багышланган гомуми мәктәп линейкасы белән башланып китте. Чарага мәктәбебез укучылары һәм татар теле укытучылары җитди алынды. Акциягә күбрәк кеше җәлеп итү максатыннан, укучылар төрле предприятие һәм оешмаларда акциянең бердәм логотибын, татар телендә сүзлекчәләр, татарча сөйләшергә өндәүче календарьлар, буклетлар ясап тараттылар. Мәктәбебездә "Без бит татар егетләре!" бәйгесе (7нче сыйныф укучылары); "Карга боткасы" бәйрәме (6нчы сыйныф укучылары); "Кем күбрәк белә?" (8-9нчы сыйныфлар өчен) ярышлары үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары "Өч кыз" татар халык әкиятен "Кайгырту" приютында сәхнәләштерде. Әлеге әкият белән район күләмендә уздырылган "Театр яктылыкка, нурга илтә..." конкурсында катнашып, 3нче урынга лаек булдылар (җитәкчесе: З.Ш.Умаева). Әлеге нәтиҗәләр белән генә тукталып калмыйча, башка район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнаштык: республика күләмендә уздырылган "Татар лингвокультурологиясенең проблемалары һәм перспективалары" фәнни-практик конференциядә 9нчы сыйныф укучысы Хәйдәров Марсель "Codex Cumanicus" текстында хикәя фигыльләрнең татар һәм алман телләрендә кулланылыш үзенчәлеге" хезмәте белән чыгыш ясады, әлеге хезмәт җыентыкта басылып чыкты (җитәкчесе: Д.Д.Шакирова).
Шул ук акция кысаларында, төрле очрашулар оештырылды: җырчы, халык уен кораллары остасы Солтан Фидаис улы Шиһапов үзенең "Халык көйләрендә халыкның язмышы чагыла" ("Народная музыка как зеркало отражения судьбы народов")" программасы белән балалар күңелендә онытылмас эз калдырды. Татар халкының милли җырлары белән танышу максатыннан, Гүзәл Маликованың "Дуслар белән очрашу" концерт программасы да бик нәтиҗәле булды.
"Мин татарча сөйлә-шәм" акциясе кысаларында башкарылган эшләребез мәктәп сайтында даими яктыртылып барыла.
Туган телебезнең киләчәге - безнең кулда. Туган телебез горурланырлык булсын өчен, кулдан килгән кадәр тырышырга кирәк. Ә без моны эшлиячәкбез.

Диләрә Шакирова, Нурия Закирова,
Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев