Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үткәннәргә сәяхәт

17 декабрьдә Казанда "Үткәннәргә сәяхәт" исемле II республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурсны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы игълан итте. Ул яшьләрне республиканың тарихи истәлекләренә кызыксынуларын арттыру максатында эшләнелде. Татарстан Республикасында туризмны үстерү өчен яшьләр үзләренең инновацион туристлык проектларын тәкъдим иттеләр. Анда республикадан барлыгы 80 конкурсант катнашты. Җиңүчеләрне ике...

17 декабрьдә Казанда "Үткәннәргә сәяхәт" исемле II республика конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге конкурсны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы игълан итте. Ул яшьләрне республиканың тарихи истәлекләренә кызыксынуларын арттыру максатында эшләнелде. Татарстан Республикасында туризмны үстерү өчен яшьләр үзләренең инновацион туристлык проектларын тәкъдим иттеләр. Анда республикадан барлыгы 80 конкурсант катнашты. Җиңүчеләрне ике программа буенча сайлап алдылар: "Бабаларыбызның изге җире" һәм "Утраудагы шәһәр". Конкурста актив катнашканнары өчен безнең районнан Урта Тигәнәле гомумбелем мәктәбе укучылары Румия Сибатова һәм Венера Чәпчәкова диплом белән бүләкләнделәр, җитәкчеләре-Бәдертдин Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев