Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уйлар һәм хисләр – иҗатта

Узган елның декабреннән балалар иҗаты үзәгенең күргәзмәләр залында "Тылсымлы вернисаж" исемле күргәзмә эшли башлады. Анда район конкурсларында җиңеп чыккан үзәк берләшмәләре тәрбияләнүчеләренең эшләре тәкъдим ителгән. Картиналар, паннолар, сувенирлар, бизәкле савыт-саба, сәйләннән эшләнмәләр, бәйләнгән уенчыклар һәм вак-төяк әйберләр куелган-боларның барысы да килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә. Аларның кайберләре үзләренең тәэсирләре белән бик...

Узган елның декабреннән балалар иҗаты үзәгенең күргәзмәләр залында "Тылсымлы вернисаж" исемле күргәзмә эшли башлады. Анда район конкурсларында җиңеп чыккан үзәк берләшмәләре тәрбияләнүчеләренең эшләре тәкъдим ителгән. Картиналар, паннолар, сувенирлар, бизәкле савыт-саба, сәйләннән эшләнмәләр, бәйләнгән уенчыклар һәм вак-төяк әйберләр куелган-боларның барысы да килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә. Аларның кайберләре үзләренең тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Әминә ГАДИЕВА, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы: "Миңа күргәзмә бик ошады. Тасмалардан ясалган "Роза чәчәкләре" исемле эш бигрәк тә хәтеремдә уелып калды. Ә "Тегермән" эшендә яшелчә бакчасы, капчыклар, көрәкләр һәм тегермән үзе чын кебек кабул ителә. Хохломага охшатып бизәкләнгән чынаяклар белән агач самавыр һәм ачык төсләр белән бәйләнгән уенчыклар миңа шулкадәр ошады ки, үземнең дә нәрсә дә булса ясыйсым килеп китте".
Екатерина Астафьева, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы: "Мин бәйләнгән көлкеле шарчыкларга сокландым. Аларга карагач, үзеннән-үзе көләсе килә башлый. Алар шундый мәрхәмәтлеләр! Гомумән, күргәзмәләр залында матур һәм кызыклы әйберләр бик күп, хәтта моннан китәсе дә килми".
Ольга Куранова, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 3Б сыйныф укучысы: "Әкият иленә килеп кергәндәй булдым. Тозлы камырдан ясалган "Маша һәм аю" картинасы, матур киемнәр кигән курчаклар бик шәп килеп чыккан! Күргәзмәдә мин әле тагын бик күп бизәкле савыт-саба күрдем, аларны, мин уйлыйм, башка беркайда да очрата алмыйсың".
Нина Николаевна Козина, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы: "Балаларның яшьтән үк эстетик культурага, үз-үзеңне тоту культурасына өйрәнүләре, иҗатта матурлыкны күрә һәм аңлый алулары бик мөһим. Күргәзмәгә куелган эшләр уңай энергия бирәләр, шулай булгач, хисси канәгатьләнү алмау мөмкин түгел. Шуңа күрә балалар шәфкатьлерәк һәм аралашучанрак була баралар.
Мин күргән балалар эшләре-болар яшь буынны тәрбияләүгә уңай йогынты ясаучы үзенә күрә бер хәзинә. Күргәзмә эчтәлекле, ул кешене битараф калдыра алмый. Чөнки андагы һәр экспонат балаларның кулы белән иҗат ителгән үзенә бертөрле әсәр булып тора.
"Балага,-ди балалар иҗаты үзәге методисты Наталья Новикова,- иҗат итү, кәгазь битендә яки асфальтта нәрсә дә булса ясау ошый. Аның хисләре һәм уйларының ни рәвешле чагылдырылуы күбесенчә аның игътибарына тәкъдим ителгән үрнәкләргә һәм шуларны ясаганда янында булган кешеләргә бәйле. Әгәр грамоталы остазлар ярдәмендә бала иҗатта уңышларга ирешә икән, бу уңышны аның эшләрен тану һәм бәяләү белән дәлилләргә кирәк.
Үзәк тәрбияләнүчеләре акрынлап кына һәвәскәрләрдән үз эшләренең чын осталарына әйләнделәр, шуның өстенә күп санда декоратив-гамәли һәм художество иҗаты әсәрләре тупладылар. Алар күргәзмәләргә куелды. Ә аның турындагы фикерләр балалар эшләрен үзенә бертөрле бәяләү, дип уйлыйм.
Район үзәгенең бөтен кешеләре һәм кунаклары шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көнне көндезге 1дән кичке 4кә кадәр иҗат күргәзмәсенә чакырылалар (белешү өчен тел. 2-31-85). Бу айда ул "Сырлы картоннан могжизалар" исемле район конкурсында катнашучыларның яңа картиналары белән тулыланды.
Т.Ковалева әзерләде (Н.Новикова фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев