Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшәр өчен туган тел

Туган тел ул бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. Дәрдмәнд. Һәр халыкның үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, Туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел мәңге аерылгысыз, изге...

Туган тел ул бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.

Дәрдмәнд.
Һәр халыкның үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, Туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Туган телне белмәү әти-әниеңне, әби-бабаларыңны белмәү белән бертигез. Әгәр кеше үз телен белми икән, үз халкының мәдәниятен, аның рухи байлыгын да үзләштерә алмый.
Нинди соң ул безнең туган телебез?
Туган телебез-татар теле бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. ЮНЕСКО тарафыннан ул бөтендөнья халыкара аралашу теле дип танылган. Димәк, без горурланып: «Бу минем туган телем!» -дип әйтә албыз. Әйтә алабыз, ләкин әйтәбезме соң? Туган телебезне өйрәнәбезме? Аның матурлыгын, байлыгын аңлап горурланабызмы? Минем уйлавымча бу сорауларга җавап итеп февраль аенда район күләмендә үткәрелгән чаралар турында әйтеп үтү дә җитә.

Һәр елны районыбызда дөньякүләм Туган телләр көне уңаеннан шигырь укучылар бәйгесе үткәрелә. Быел бу бәйге Туган як темасы астында үткәрелде. Әлеге бәйгедә 23 мәктәптән 38 укучы катнашты. Укучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләре белән беррәттән үзебезнең якташларыбызның, укыткан укытучыларының туган якны данлап, аның матурлыгына сокланып язган шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә татар балалары белән беррәттән рус телле укучылар да катнашты, әйтергә кирәк, аларның сөйләм осталыклары татар балаларыныкыннан бер дә калышмый. Кайберләре хәтта уздырып та җибәрә. Шулай итеп, шигырь укучылар бәйгесендә урта сыйныф укучылары арасында беренче урынны Ялкын мәктәбе укучысы Каранаева Карина (укытучысы Р.М.Билалова), Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбе укучысы Нургалиева Алия (укытучысы А.И. Хәмитшина), Кр.Баран мәктәбе укучысы Баранов Дмитрий (укытучысы Л.Н. Фомина) яулады. Икенче урынны Речное мәктәбе укучысы Павелкина Анастасия (укытучысы В.Е.Мигушина), Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбе укучысы Хәмитшина Алинә (укытучысы А.И.Хәмитшина), Урта Тигәнәле мәктәбе укучысы Әхмәтова Айсылу (укытучысы Э.М.Камалова) яулады. Өченче урынны Лебедино мәктәбе укучысы Бечиков Илья (укытучысы Г.Х.Яһудина), Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбе укучысы Мостафина Миләүшә (укытучысы А.И.Хәмитшина), Зур Тигәнәле мәктәбе укучысы Хәйбуллин Рифат (укытучысы Ф.К.Бәйрәмова) яулады. Өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынны Ялкын мәктәбе укучысы Герасимова Аида (укытучысы Р.Г.Минакова), Биләр мәктәбе укучысы Фәттахова Алсу (укытучысы А.Р. Әбрарова), Зур Тигәнәле мәктәбе укучысы Зарипова Ландыш (укытучысы Г.С.Кадыйрова) яулады. Икенче урынны Зур Полянка мәктәбе укучысы Исаева Ольга (укытучысы С.Х. Билалова), Алексеевск бистәсенең өченче мәктәбе укучысы Кәлимуллина Юлия (укытучысы Р.М.Кутуева), Зур Тигәнәле мәктәбе укучысы Сәйфетдинова Энҗе (укытучысы А.Т. Әсфәндиярова) яулады. Өченче урынны Сахаровка мәктәбе укучысы Былинцева Дарья (укытучысы Г.С.Камалова), Алексеевск бистәсенең икенче мәктәбе укучысы Вәлиева Диана (укытучысы А.В.Васильева), Кыр Шунталысы мәктәбе укучысы Исмәгыйлева Гөлинә (укытучысы Л.М.Нуретдинова) яулады.
Район күләмендә үткәрелгән икенче чара "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән бәйге. Быел ул театр сәхнәсендә әдәплелек темасы астында үтте. Әлеге бәйге - укучылар бик теләп катнаша торган бәйгеләрнең берсе. Укучылар сәхнәдә чын артистларча матур образлар тудырып, тамашачылар, укытучылар һәм дуслары каршында чыгыш ясадылар. Быелгы бәйгедә 10 мәктәптән 82 укучы катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды: 7-11 яшьтәге укучылар арсында беренче урынны Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбе укучылары (укытучылары Р.А.Ходайбиргәнова), икенче урынны Ялкын мәктәбе укучылары (укытучылары Р.М.Билалова), өченче урынны Юеш Көрнәле мәктәбе укучылары коллективлары (укытучылары З.Ш.Умаева) яулады. 12-17 яшьтәге укучылар арасында беренче урынны Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбе укучылары коллективы (укытучысы А.И. Хәмитшина), Зур Тигәнәле мәктәбе укучылары коллективы (укытучысы Р.М. Шәмсетдинова) яулады. Икенче урынны Зирекле мәктәбе укучылары (укытучылары Д.Д.Гайнуллина), Кр.Баран мәктәбе укучылары коллективлары (укытучылары И.А. Баранова, Л.Н.Фомина) яулады. Өченче урынны Биләр мәктәбе укучылары коллективы (укытучы А.Р. Әбрарова, Р.Х. Фәтхуллова), Урманасты Шунталысы мәктәбе укучылары коллективы (укытучысы Н.Х. Миндубаева) яулады.
Укучыларның укуда һәм иҗади эшләрдә шундый зур уңышларга ирешүендә, әлбәттә, укытучыларның өлеше зур. Бу аларның дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш эшләре нәтиҗәсе. Шуңа күрә укытучыларыбызга балаларны туган телләренә, дәүләт теленә өйрәтүдә керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Алдагы сорауларыма кире кайтып, әлеге эш нәтиҗәләре буенча, әйе, без туган телебезне өйрәнәбез, телебез белән горурланабыз. Башкалар да бездән карап өйрәнәләр! дип әйтә алабыз.
Беркемгә дә сер түгел, укучыларны рухи яктан үстерү өчен беренче чиратта рухы бай укытучылар кирәк. Шуңа күрә дә районыбызның мәгълүмати методик үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Г. Камал исемендәге академия театрына сәяхәт оештырды. Укытучылар "Дилә-фрүз-Remake" спектаклен карап, ял итеп кайттылар. Әлеге чараны оештырган мәгариф бүлеге җитәкчесе А.В. Симашева һәм мәгълүмати методик үзәкнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары В. Т. Хәлиловага барлык укытучылар исеменнән рәхмәт әйтәбез.
Барлык хезмәттәшләребезне, районыбызның гүзәл затларын 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Эшләрегездә уңышлар, гаилә бәхете, күңел сафлыгы, тән сихәте телибез.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Р. Гадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев