Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

III призлы урынны яуладылар

Гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ачыклауга һәм саклауга юнәлдерелгән "Иҗади гаилә-2013" ачык конкурс-күргәзмәсендә катнашкан Гатиннар гаиләсе III призлы урынны алды.

Конкурс Түбән Каманың 2нче Балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Иҗади бәйгедә мәгариф учреждениеләре укучылары, мәктәпкәчә өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре, шулай ук аларның гаиләләре катнашты. Безнең районнан Гатиннар гаиләсе - "ХИЭДР" хезмәткәре Илдар Мансур улы, балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Светлана Вячеславовна һәм аларның 10нчы һәм 6нчы сыйныфта укучы ике кызлары (алар иҗат бәйгеләрендә даими төстә катнашалар) барды. Бу юлы алар гаилә бәхетен символлаштыручы "Бәхет агачы" исемле эш тәкъдим иткәннәр. Аны ясаганда "Топиарий" техникасы файдаланылган. Жюри катнашучыларыбызга III призлы урынны биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев