Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җәйнең онытылмас бер көне

Мамадыш районының Җүри авылында 16нчы тапкыр керәшен татарларының изге бәйрәме - Питрауны билгеләп үттеләр. Ул ылыслы урманнар белән капланган тау итәгенә урнашкан Тырлау аланында узды.

Питрау бәйрәмендә бер булган кеше алдагы елларда да Җүригә барырга ашкынып тора. Питрау хәзер керәшеннәрнең генә түгел, күп милләтле Татарстан халкының уртак бәйрәменә әверелде. Әлеге бәйрәм - Татарстан Республикасында гомер итүче халыкларның үзара дус-тату яшәвенең ачык мисалы. Шул ук вакытта керәшен мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү мөмкинлеге дә. Һәркемнең күңеленә хуш килердәй сәхнәдә безнең районнан Кр. Баран авылы керәшеннәренең "Бәрәнҗәр" фольклор ансамбле һәм Казанда "Керәшен гүзәле" конкурсының беренче турын узган Мария Яковлева (рәсемдә 7ле саны астында) да чыгыш ясады. Фольклор ансамбле, керәшен татарларының туй җырларын һәм үзләренең яраткан "Сад бакчасы" җырын башкарып, II дәрәҗә Диплом алды. Болар хакында безгә Кр.Баран мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина Яковлева сөйләде:

-"Керәшен чибәре" конкурсы кичке сәгать 7дә башланып китте. Бу конкурста Мария, алдан хәбәр ителгәнчә, жирәбә буенча җиденче булып чыгыш ясады. Ул "Җиләк җыйдым" җырына үзе шигырь язып (визит карточкасы), үзен шушы җыр аркылы таныштырды.

Килдем Биләр җиреннән,

Алексеевск районыннан.

Күңелемне моң биләгән

Бәрәнҗәр ыруыннан.

Иҗат конкурсы булды. Бу конкурста Мария Казанда беренче турда үткән борынгы керәшен җырын гармунга кушылып (гармунчы Татьяна Данилова) җырлады. Төрле камыр ашлары пешерү осталыгын да күрсәтте. Ул үзе белән пешереп, җиләк бөккәне алып килгән иде. Керәшен халкының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен "Бәрәнҗәр" фольклор ансамбле белән бергә күрсәтте. Керәшеннәрнең "Пручти" ("Масленица") бәйрәмен җыр-биюләр белән тәкъдим итте. Владислав белән керәшен биюен биеде. Бу уен болай уйнала:

Иң беренче сәхнәгә Мария килеп чыкты, ансамбльдә катнашучыларны "Пручти" бәйрәме белән котлады, аннары "Пручти" коймаклары белән сыйлады. Әйдәгез, үзебезнең керәшен бәйрәмнәрендә генә уйнала торган "Торна" уенын уйнап алыйк әле, диде. Мария шуннан соң сынамышлар белән торнаны сайлап алды.

Антип бабай кая киткән,

Онга киткән, тозга киткән.

Кайчан кайтыр - җәйгә.

Әгәрчек, мәгәрчек, анда торма

Син тиз чык.

"Владислав торна була", - дип кычкырганнан соң аңа торна киеме кигезә. Анда катнашучылар барысы да ике кулларын сузып, торнага җим бирәләр. Торна, кайсыгызның җиме тәмлерәк икән, дип, әйләнә буенча йөреп тора. Аннары сизмәстән генә килеп, берсен чукый. Чукылган кешегә җәза бирелә. Мария болай җырлый:

Сары, сары яулыкларны

Сатып алмассыз микән?

Владислав белән биесәм,

Ачуланмассыз микән?

Ә шул арада фольклор коллективы бии-бии такмак әйтеп тора. "Ачуланмыйбыз, ачуланмыйбыз, әйдәгез, биегез", - дип кычкыра.

Алай түгел, болай ул,

Арба түгел, бодай ул.

Керәшеннәр булган җирдә

Җыр-биюле була ул.

Биеп бетергәч, коллектив: "Әй, булдырдыгыз!" - дип аларны хуплап куя. Уен шулай дәвам итә.

Быел Әдәбият елы булганлыктан, Мариягә әдәбияткә кагылышлы сораулар: керәшеннәрнең язучылары, шагыйрьләре, драматурглары турындагы сораулар бирелде. Мария аларның барысына да тулы җаваплар бирде.

Конкурстан соң аңа "Иң сөйкемле" дигән тасма тагылды, "Керәшен чибәре" дип язылган көмеш беләзек, косметика сатып алырга 3000 сумлык Сертификат бирелде, Диплом тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев