26 июньдә гражданнарны кабул итү була
Бутлеровка авыл җирлегендә Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов гражданнарны кабул итәчәк.
26 июньдә Бутлеровка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итү – көндезге 2 дә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-53-31, 3-26-24, 3-26-25.
Шул ук көнне сәгать 4 тә Сергей Анатольевич Лебедино авыл җирлегендә дә гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-53-31, 3-21-41.
Гражданнар авыл Советы биналарында кабул ителәчәк.
* * *
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү 26 июньдә район Советының утырышлар залында узачак. Адресы: Совет мәйданы, 1 нче йорт. Кабул итүне Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина үткәрә. Сүз бала хокукларын яклау турында барачак.
Алдан 8(84341) 2-42-55, 8(84341) 2-30-64 телефоннары буенча язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев