9 МАЙ Бәйрәм анонсы
Җиңү көнен бәйрәм итү "Үлемсез полк" йөрешеннән башлана.
Катнашучыларның "Кама" кинотеатры янында сигезенче яртыга җыелуы планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез: йөреш тынлы оркестр озатуында Ленин, Совет урамнары буйлап узачак, ә аннары бәйрәм парадына кушылачак.
Йөрештә катнашучыларның хәрәкәтен, спорт эстафетасының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иртәнге 7 дән төшкә кадәр Гагарин урамыннан алып Казаков урамына кадәр эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре автотранспорт хәрәкәтен туктатып торачак. Мәктәп укучылары һәм аграр колледж студентлары саф әзерлектә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.
Сәгать 9 да Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр кую белән бәйрәм митингы башланачак.
Сәгать 10 да традицион спорт эстафетасы үтәчәк. Шул ук сәгатьтә район мәдәният йортында бәйрәм концерты булачак.
Сәгать 12 туларга 20 минутта район үзәге чиркәвендә һәм мәчетендә сугышта һәлак булганнар рухына дога кылыначак. Кичке 6 да алексеевскилылар һәм район кунаклары үзәк стадионга бәйрәмгә чакырыла. Җиңү көнен бәйрәм итү кичке сәгать 10 да салют белән төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев