Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
"Муниципаль белдермә"

Алексеевск районы халкына: янгын хәбәрчесе турында мөһим мәгълүмат

Автоном янгын хәбәрчесе: гомерне саклап кала торган гади прибор

Янгын элеккечә тормыш һәм милек өчен иң җитди куркыныч булып кала бирә. Бигрәк тә төнлә кешеләр йоклаганда төтен исе сизмәгәндә куркыныч. Нәкъ менә шундый ситуацияләрдә зур булмаган автоном мөһим прибор— янгын хәбәрчесе хәлиткеч рольне уйнарга мөмкин.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге халык игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтә: автоном янгын хәбәрчесе (АДПИ) янгыннарда кеше-ләрнең һәлак булуларын кисәтүнең иң нәтиҗәле чара-ларының берсе булып тора. Ул төтенгә инде януның иртә стадиясендә үк җавап бирә һәм хәтта бик каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле көчле тавыш сигналы бирә.

 

АДПИ ничек эшли

Хәбәрченең эш принцибы гади: төтен чыкканда җайланма шунда ук эшли һәм кискен сигнал бирә. Бу бинадан вакытында чыгып китәргә, ашыгыч хезмәтләр чакыртырга һәм фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Күпчелек очракта нәкъ менә хәбәрче сигналы ярдәмендә откан берничә минут хәлиткеч була.

 

Шунысы да мөһим, АДПИ урнаштыру катлаулы техник чишелешләр таләп итми. Аны түшәмгә яки стенага урнаштырырга мөмкин, янгын сигнализациясенең махсус линияләре кирәкми һәм өстәмә җиһазлар кулланмыйча. Җайланма автоном рәвештә, батареядан эшли, ә эксплуатацияләү кагыйдәләре бик гади — батареяларны  елга бер тапкырдан да сирәгрәк алыштыру да җитә.

 

Янгын хәбәрчесе аеруча кемгә кирәк

Белгечләр ассызыклаганча, автоном янгын хәбәрчеләре шәхси йортларда, мич ягып җылытыла торган йортларда, шулай ук өлкәннәр, күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар яши торган торакларда аеруча мөһим. Нәкъ менә бу категорияләр еш кына югары куркыныч зонасына эләгә.

 

Практика АДПИ урнаштырылган йортларда янгын вакытында кешеләрнең һәлак булу ихтималы күп тапкырга кимүен күрсәтә. Прибор куркыныч турында вакытында кисәтә һәм иң кыйммәтлесен — кеше тормышын саклап калу мөмкинлеге бирә.

 

Куркынычсызлык гади карарлардан башлана

Үз торагында автоном янгын хәбәрчесе урнаштырып, кеше милеген генә түгел, ә иң элек үзен һәм якыннарын яклый. Бу киләчәккә, тынычлыкка һәм иртәгәге көнгә ышаныч өчен эшли торган зур булмаган капитал.

 

Янгын куркынычсызлыгы кагый-дәләрен үтәү һәм заманча хәбәр итү чараларын куллану — гомуми куркынычсызлык культурасының мөһим өлеше. Һәм нәкъ менә шундый гади, әмма нәтиҗәле чаралар фаҗигаларны булдырмый калырга һәм гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев