Алексеевск шәһәр җирлегендә гавами тыңлаулар старт ала
Җирдән файдалану кагыйдәләре буенча тыңлаулар.
ХӘБӘРНАМӘ Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар башлану турында.
1. Әлеге мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты (алга таба – Проект) буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез.
2. Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:
1) «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында» Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгының 2025 елның 30 декабрендәге 10 номерлы карары.
2) I Өлеш.Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләрен куллану һәм күрсәтелгән кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү тәртибе.
3)II өлеш. Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасы.
- Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасы. Территориаль зоналар;
- Территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарның чикләре картасы. Махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләре картасы.
4) III өлеш. Шәһәр төзелеше регламентлары.
3. Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:
муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы: 30.12.2025 ел.
гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 03.12.2026 ел 16.00 сәгатьтә.
гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 02.12.2026 ел.
Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:
- гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;
- проектны һәм аңа мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;
-проект экспозициясен үткәрү;
- гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;
- гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм бастырып чыгару.
4. Гавами тыңлауларда катнашучылар даирәсе:
- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә даими яшәүче гражданнар;
- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге чикләрендәге җир кишәрлекләренә һәм (яисә) аларда урнашкан капиталь төзелеш объектларына хокук ияләре;
Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 19.01.2026 ел.
Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 19.01.2026г. – 03.02.2026 ел.
Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты 12.00-13.00), түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т. п., Павелкин ур., 18 йорт.
Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдим һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы 2026 елның 2 февраленә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин ур., 18 йорт адресы буенча.
Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2026 елның 3 февралендә 16.00 сәгатьтә, үткәрү урыны - Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин ур., 18 йорт.
4. Гавами тыңлауларда катнашучылар: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.
5. Иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат, һәм аңа мәгълүмати материаллар:
-Иҗтимагый фикер алышулар башлану турында хәбәр итә башлаганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча проектны Алексеевск муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam.htm
6. Әлеге хәбәрнамәне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында бастырып https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy.htm, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә:
- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Башкарма комитетының административ бинасы: Алексеевск штп, Павелкин ур., 18 йорт;
- Күпфункцияле үзәк, Алексеевск штп, Совет мәйданы, 2 йорт;
- Район мәдәният йорты, Алексеевск штп., Совет мәйданы, 1а йорт;
- Үзәк китапханә, Алексеевск штп, Казаклар ур., 12 йорт.
Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы урынбасары В. В. Увакина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев