"Муниципаль белдермә"

Алексеевскидә җир кишәрлегеннән файдалану мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар

Хәбәрнамә: Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында гавами тыңлаулар.

ХӘБӘРНАМӘ Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кадастр номеры 16:05:010103:724

булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турындагы карар проекты буенча гавами тыңлаулар башлану турында

 

 

1. Әлеге хәбәрнамә белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, кадастр номеры 16:05:010103:724 булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турындагы карар проекты буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез. (алга таба – Проект).

 

2. Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:

1) Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгының 2026 елның 11 августындагы10 номерлы «Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кадастр номеры 16:05:010103:724 булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында» карары;

2) күчемсез мөлкәт объекты турында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтә.

3. Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:

муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы: 11.08.2026 ел

гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 11.09.2026 ел 16.00 сәгатьтә.

гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 11.09.2026 ел.

Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:

- гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;

- проектны һәм аңа мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;

  -проект экспозициясен үткәрү;

- гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;

- гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм бастырып чыгару.

 

Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 17.08.2026 ел.

Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 17.08.2026 - 11.09.2026

 

Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты 12.00-13.00), түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т. п., Павелкин урамы, 18 йорт.

 

Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдим һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы 2026 елның 10 сентябренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин урамы, 18 йорт адресы буенча.

 

Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2026 елның 11 сентябре 16.00 сәгатьтә, үткәрү урыны - Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин урамы, 18 йорт.

 

4. Гавами тыңлауларда катнашучылар: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.

 

5. Иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат, һәм аңа мәгълүмати материаллар:

-Иҗтимагый фикер алышулар башлану турында хәбәр итә башлаганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча проектны Алексеевск муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam.htm

 

6. Әлеге хәбәрнамәне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең   рәсми сайтында   бастырып https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy.htm, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә:

- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Башкарма комитетының административ бинасы: Алексеевск штп, Павелкин урамы, 18 йорт;

- Күпфункцияле үзәк, Алексеевск штп, Совет мәйданы, 2 йорт;

- Район мәдәният йорты, Алексеевск штп., Совет мәйданы, 1а йорт;

- Үзәк китапханә, Алексеевск штп, Казаклар урамы, 12 йорт.

 

Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы урынбасары  В. В. Увакина

 


Нет комментариев