Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
"Муниципаль белдермә"

Алексеевскида җирдән файдалану кагыйдәләре буенча гавами тыңлаулар башлана

Яңа төзелеш кагыйдәләре – халык фикере алына.

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар башлану турында

  1. Әлеге мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты (алга таба – Проект) буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр ителә.

  2. Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:

    1. «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында» Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгының 2025 елның 30 декабрендәге 10 номерлы карары.

    2. I Өлеш. Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләрен куллану һәм күрсәтелгән кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү тәртибе.

    3. II Өлеш. Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасы.

      • Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасы. Территориаль зоналар;

      • Территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарның чикләре картасы. Махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләре.

    4. III Өлеш. Шәһәр төзелеше регламентлары.

  3. Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:

    • Муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы: 30.12.2025.

    • Гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 03.02.2026 сәгать 16:00.

    • Гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 02.02.2026.

    Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:

    • Гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;

    • Проектны һәм аңa мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;

    • Проект экспозициясен үткәрү;

    • Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;

    • Гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм раслау.

  4. Гавами тыңлауларда катнашучылар даирәсе:

    • Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә даими яшәүче гражданнар;

    • Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге чикләрендәге җир кишәрлекләренә һәм (яисә) аларда урнашкан капиталь төзелеш объектларына хокук ияләре.

    Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 19.01.2026.

    Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 19.01.2026 – 03.02.2026.

    Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр: эш көннәрендә сәгать 08:00 дән 17:00 гә кадәр (төшке аш вакыты 12:00–13:00). Урыны: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штп., Павелкин ур., 18 нче йорт.

    Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдим һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы: 2026 елның 2 февраленә кадәр эш көннәрендә сәгать 08:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штп., Павелкин ур., 18 нче йорт.

    Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны: 2026 елның 3 февралендә, сәгать 16:00. Үткәрү урыны: Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы (Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штп., Павелкин ур., 18 нче йорт).

  5. Гавами тыңлауларда катнашучылар: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.

  6. Проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат: Гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итүдән соң җиде көннән дә соңга калмыйча проект Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге сылтамада урнаштырыла:
    https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam.htm

  7. Әлеге хәбәрнамә «Интернет» челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында (https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy.htm) һәм түбәндәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла:

    • Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штп., Павелкин ур., 18 нче йорт (Башкарма комитет бинасы);

    • Күпфункцияле үзәк, Алексеевск штп., Совет мәйданы, 2 нче йорт;

    • Район мәдәният йорты, Алексеевск штп., Совет мәйданы, 1а йорт;

    • Үзәк китапханә, Алексеевск штп., Казаклар ур., 12 нче йорт.

Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы урынбасары
В. В. Увакина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев