Апрель хатирәләре
Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза КУТУЕВА районда һәм республикада уза торган туган телебезгә кагылышлы чаралардан беркайчан да читтә калмый. Шуларның чираттагыларыннан соң туган фикерләре белән ул газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты.
- Апрель ае күңелдә уелып калырлык вакыйгаларга бик бай булды. Бөтендөнья татар конгрессының Алексеевск районындагы "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы өченче мәҗлесе йөрәкләрдә туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклаучыларның алгы рәтендә баручы мөхтәрәм асыл затларыбыз - хатын-кызларыбызга соклану, алар белән горурлану хисләре уятты.
Шулкадәр күпьяклы сәләткә ия булган зыялы хатын-кызларыбызга карап күңел шатланды. Ә менә "Шигъри тәлгәшләр"нең җимешләрен татып карау, ягъни мәҗлестә катнашучылар тарафыннан укылган Һади Такташ, Шәүкәт Галиев шигырьләрен тыңлау күңелгә чын мәгънәсендә ләззәт бирде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз тарафыннан бөек Тукаебызның тормыш юлына,иҗатына мөрәҗәгать итү, аңа тормыш биргән әтисе Мөхәммәтгариф һәм әнисе Бибимәмдүдәне искә алу бу очрашуда бигрәк тә урынлы булды.
Әлбәттә, мәҗлеснең кульминациясе - аягүрә басып "Туган тел" не җырлау булды. Татар халкының бәя биреп бетергесез хәзинәсе булган, туган телгә мәдхия булып яңгыраган гимнны җырлаганда бик күпләр үзләренең күз яшьләрен тыя алмады. Һәм бу табигый дә.
Шундый ук халәтне мин, районыбыз делегациясе белән берлектә, 21 апрельдә Казанда булып үткән Бөтенроссия Туган тел форумында да кичердем. Туган телне олылау, ярату белән сугарылган бу бәйрәмдә, әлбәттә, игътибар үзәгендә балалар булды.
Халыкара татар теле олимпиадасы, "Илһам" иҗат бәйгесе, милли тәрбия бирүче мәктәпләр, балалар бакчалары арасында җиңүчеләрне тәбрикләү бик тантаналы шартларда үтте. Биредә дә йөрәкләрне берләштереп Габдулла Тукай сүзләренә "Туган тел" җыры яңгырады. Җыр, Баскет-холл стеналарын үтеп чыгып, бөтен җиһанга ишетелгән кебек тоелды миңа.
Меңнәрчә кешеләр белән беррәттән, бу бөек гимнны Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның да аягүрә басып җырлавы, әлбәттә, Тукай теле -татар теленең киләчәгенә ышаныч тудырды...
Бүген - бөек Тукаебызның туган көне. Аның тууына 131 ел тула. Көндезге сәгать 12 дә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры каршындагы Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үтә.
Шушы Шигърият бәйрәмендә, читтән торып булса да, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың Тукай әнисе Бибимәмдүдәгә багышлап иҗат иткән "Бу дөньяга шагыйрь тудырып та..." шигырен яңгыратыр идем.
Пәйгамбәрен Ходай ялгыз итә,
Ата- ана назын белмәсен, дип.
Шагыйрен дә -Бары бер Ходайдан
Рухы җылы, илһам эзләсен, дип.
Язылгандыр "Ләүхелмәхфүз"ендә
Ятим калу безнең шагыйрьгә дә,
Баласына шуны мирас итү
Татар кызы Бибимәмдүдәгә.
Язылгандыр "Ләүхелмәхфүз"ендә
Изге ана Бибимәмдүдәгә -Үз халкына шагыйрь мирас итеп,
Ахирәткә күчү, күләгәгә.
Баласының кайгы- шатлыгында
Гомер итүләрдән мәхрүм ана!
Бу дөньяга шагыйрь тудырып та,
Шуны белми калган мәрхүм ана!
Шигъриятнең бакый галәмендә
Улың исеме йолдыз булып яна.
Зур шагыйрьнең япь яшь- анасы син,
Гомерләрең үтмәгән лә зая.
Үлемең дә хәтта... түгел зая!
Бала һәм Ана. Тукай һәм Бибимәмдүдә. Бөек шагыйрьне искә алу көнендә бу шигырь юллары аларның рухына дога булып ирешсен иде.
Игътибар!
29 апрельдә, шимбә көнне, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбендә күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликова белән очрашу булачак. Аның иҗатына гашыйк булган укучыларыбыз, сәгать 10 да мәктәпкә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев