Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ата-аналарны шатландырып

Просторная урамында 220 урынлы балалар бакчасын төзү тулы куәткә бара.

Бу мәктәпкәчә учреждение үзенең ишекләрен 1 сентябрьдә ачачак. Инфраструктур үсеш бүлегендә безгә хәбәр итүләренчә, әлегә барысы да план буенча бара.


- Балалар бакчасы ике катлы булачак, кирпечнең күп өлеше Алексеевскиныкы, - ди архитектор Тимур Кәлимуллин. - "Алексеевск Керамикасы" подрядчы булып тора. Проект сметасының бәясе - 107 миллион сум, ул 2014 елда өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдыру республика программасы буенча бүлеп бирелде.


Төзелеп килүче объектның кайбер үзенчәлекләре турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сөйләде:


- Бүгенге көндә төзелешне тулы куәткә алып бару өчен бөтен ресурслар бар. Документларны эшләп бетерү аркасында гына эшләр бераз тоткарлана. Чөнки әлеге проект типлаштырылган һәм зур шәһәрләр өчен исәпләнгән, шуңа да эш барышында планны безнең шартларга яраклаштырырга туры килә. Мәсәлән, яссы түбә урынына әлеге балалар бакчасыныкы сөзәк булачак, бу киләчәктә аннан файдалануны яхшыртачак. Шулай ук азык әзерли торган кухняны да урында проектлаштырырга туры килде. Шәһәрләрдә ул ризыкны җылытуга гына исәпләнгән, чөнки анда махсус ярым фабрикатлар әзерләүче заводлар бар. Бездә бит ризык урында әзерләнәчәк. Чөнки Алексеевскида үзәктән ягып җылыту юк бит, шуңа да модульле казан куелачак. Районда беренче тапкыр мондый зур объектның фундаменты субай сугу технологиясен кулланып төзелә. Грунтның үзенчәлекле булуы аркасында субайлар җиргә 12 метрга кадәр китә. Ә алар дүрт йөзгә якын.


Вакыт кысан булу сәбәпле, объектта эшләр кызу темплар белән бара. Беренче катның стеналарын торгызып куюга ук ташчылар икенчесен төзергә керештеләр, эчке эшләр дә башланды: куярга мөмкин булган урыннарга пыялалар куела, стеналар штукатурлана, ут үткәрелә, тиздән ишекләр дә куя башлаячаклар. Бу мәкалә язылган көннәрдә объектта 80 кеше эшли иде.


Белешмә өчен: быел республикада берьюлы 56 мәктәпкәчә учреждение төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев