Авыл җирлекләре башлыклары авыл халкы алдында җавап тоталар
Авылларда хисап җыелышлары уза
Алексеевск районында 2019 елда җирлекләрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре темасына хисап җыелышлар башланды.
Утырышларда район башлыгы Сергей Демидов катнаша. Җирлек башлыклары авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан узган елда нинди эшләр башкарулары һәм авыл халкын 2020 елга планнар һәм бурычлар белән таныштырып хисап бирәләр.
Войкино авыл җирлеге җитәкчесе Надежда Шабутдинова хисап чорында башкарылган эшләр турында сөйләде. Сүз бюджет, авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсе, заманча шартларда авылның икътисадый үсеше турында барды.
Халык белән очрашуларның төп максаты - авылда яшәүче һәр кешене ишетү, дип билгеләп үтте Сергей Демидов:
- Бүген җирлек башлыгы алдында яңа эш урыннары булдыру мәсьәләсе тора. Бу - авыл кешеләренең санын арттыруның нигезе. Сездә авыл туризмын үстерү өчен яхшы нигез бар: биредә матур чишмә, җирлек территориясендә мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән һәйкәлләр урнашкан. Моны үстерергә һәм уйланганны тормышка ашырырга ярдәм итүче грантларда катнашырга кирәк.
Хисап җыелышы алдыннан халыкны кабул итү булып узды. Район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде.
Утырышларның төп өлеше гражданнарны кабул итүдән тора. Ләкин шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер авылларда кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алулары белән актив куллансалар, икенчеләрендә турыдан-туры җирлек башлыгына мөрәҗәгать итүне өстен күрәләр. Район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре авыл кешеләренә аларны борчыган сораулар буенча аңлатмаларны бирә: авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы сорауларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин җавап бирә; пенсия системасы сорауларына район Пенсия фонды клиентлык хезмәте җитәкчесе Гөлкәй Әхмәтова аңлата; социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина авылларда яшәүчеләргә ташламалар алу механизмын аңлата; шулай ук район прокуроры Павел Абрамов, Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Юнысов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Анатолий Абакумов, ПИЗО рәисе Марат Гайсин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Артур Соловьев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Алексей Васильев һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Альбина Фәссахова, «Алексеевск водоканал» генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Георгий Гайсин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Евгений Салюков гражданнарны кабул итүне уздыра. Кешеләрне күбесенчә социаль яклау һәм пенсия системасына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.
Кыр Шонталысы авылында да 2019 елда җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Җирлекнең башкарма комитет эшчәнлеге турында Фәнис Хәмәдиев хәбәр итте. Депутат эшчәнлеге турында җирле үзидарә депутаты Камалов Айрат җиткерде. Мәктәп эшчәнлеге турында Гөлсирин Камалова сөйләде. Алексей Козин крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге йомгаклары турында җиткерде.
Шулай ук участковый Евгений Егоровны да тыңладылар.
Утырышка муниципалитет башлыгы Сергей Демидов йомгак ясады. Ул демографиягә, авыл территориясендә эш урыннары булдыруга зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте, район хакимияте җирлек җитәкчелеге һәм халык инициативаларында төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын искәртеп узды. Район башлыгы фермерларның эшен уңай бәяләде.
Авыл җирлекләре башлыкларының төп бурычлары булып, элеккечә үк, авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту, шулай ук авыл территориясенең икътисади үсеше тора. Узган ел Кыр Шонталысы авыл җирлеге кешеләре 625 тонна сөт саткан, шәхси хуҗалыклардан 46 тонна ит сатылган. Җирлек территориясендә республика программасы ярдәмендә 4 мини-ферма барлыкка килгән. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле җирлек территориясендә барлыгы 8 терлекчелек бинасы төзелгән.
Кыр Шонталысы авыл җирлеге 1,5 млн. сум күләмендәге Президент грантына ия булды. Бу акчага авыл ихтыяҗлары өчен фронталь төягеч белән МТЗ-82 тракторы сатып алынды.
Узган ел башлангыч мәктәп ремонтланды. Авылларда өстәмә урам утлары үткәрелде. Ямашев урамында 1150 метр озынлыктагы юл төзекләндерелде. Авыл җирлеген төзекләндерү дәүләт программалары, гражданнарның үзара салым акчалары, шулай ук халыкның шәхси инициативалары ярдәмендә алып барыла.
Биләр авыл җирлегендә дә район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә нәтиҗәләр ясалды. Узган ел Биләрдә өстәмә утлар урнаштырылган, җирлек эчендәге юллар ремонтланган. Тиздән яңа авыл мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Каты көнкүреш калдыклары полигонында чистарту эшләре башкарылган. Беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә, су алу өчен пирслар урнаштырылган. ТАССРның 100 еллыгына паркка нигез салынды. Биләр елгасы юлын чистарту эшләре алып барыла. Федераль грантлар акчалары Изге чишмәне төзекләндерүгә, шулай ук мәктәп кабинетларын җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм ремонтлауга юнәлдерелгән. Биләрлеләр авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Яшь гаиләләр үзләренә торак йортлар төзиләр. Узган ел бу җирлектә бер генә аерылышу очрагы да теркәлмәгән. Биләрдә яшәүче ике гаилә ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 800 мең сум күләмендәге грантка ия булды.
Район башлыгы Сергей Демидов авыл кешеләрен үзара салым программасында активрак катнашырга чакырды. Шулай ук яңа эш урыннары булдыру кирәклеге турында да сүз кузгатылды. Барлык авыл җирлекләрендә дә бу мәсьәлә бик кискен тора. Авылны төзекләндерергә, юлларны ремонтларга, ФАПлар һәм авыл мәдәният йортлары төзергә мөмкин, әмма болар өчен халык кирәк булырга тиеш.
Хисап җыелышлары дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр барлык авыл җирлекләрендә дә ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев