Башлык басым ясады
Атна башында район башлыгы В.Козонков җирлек башлыклары һәм муниципалитет активы белән киңәшмә үткәрде, аның барышында терроризмга һәм коррупциягә каршы эш турында хисаплар тыңланды. 2012 елга гаилә фермаларын үстерү программасы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Мусин чыкты. Узган ел өчен район авыллары җирлекләренең эшенә йомгакларны район Советы рәисе...
Атна башында район башлыгы В.Козонков җирлек башлыклары һәм муниципалитет активы белән киңәшмә үткәрде, аның барышында терроризмга һәм коррупциягә каршы эш турында хисаплар тыңланды. 2012 елга гаилә фермаларын үстерү программасы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Мусин чыкты. Узган ел өчен район авыллары җирлекләренең эшенә йомгакларны район Советы рәисе урынбасары Г.Белова ясады.
Полиция начальнигы А.Солдатов докладыннан ТРда һәм аның күп кенә районнарында террорчылыкка каршы көрәштә гадәти булмаган хәл тууы ачыкланды. Якынлашып килүче Универсиада уңаеннан Чистай, Биектау, Чирмешән һәм Нурлат районнарында булып узган очраклар экстремистларның безнең республика белән кызыксынуларын раслады. В.Козонков, полиция начальнигының чыгышына аңлатма биреп, халыкның дини аңын аеруча мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү тәкъдимен файдаланып күтәрү ысуллары турында сөйләде. «Сезгә, җирлек башлыкларына, килгән кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга, хәлләрне белеп торырга, хәбәр итү системасын эшләргә кирәк»,-дип искәртеп үтте Владимир Константинович. Ул шулай ук эшнең әлегә җитәрлек кадәр төгәл куелмаганлыгын әйтеп бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев