Батырлык һәм кыюлык бәйрәме белән!
Хөрмәтле алексеевскилылар! Сезне дәүләт бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм Алексеевск җиренең күп кенә буыннары өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Ул рухыбызның көчен һәм куәтен, үз Ватаныңа мәхәббәтне, хәрби бурычка тугрылыкны гәүдәләндерә.
23 февраль - погоннар тагып йөрүче яки йөргән кешеләрнең генә түгел, ә бәлки илебез иминлеге хакына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, эш аны саклауга кагылганда хәлиткеч эшләргә әзер торучы Туган илебезнең барлык ватанпәрвәрләре өчен дә бәйрәм.
Бүген без Бөек Ватан сугышының яу кырларында батырларча һәлак булган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз, ул коточкыч сугышта исән калган катнашучыларга, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләре, Кораллы Көчләр ветераннарына, рядовойларга һәм запастагы офицерларга, бу бәйрәм көнендә дә, илнең оборона сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәгән бөтен кешегә рәхмәт әйтәбез. Без, Бөек Җиңү варислары өчен, сезнең Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итүегез ныклык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге ул.
Тынычлык эшенә хезмәт итү, Ватанны саклау - һәр алексеевскилының мактаулы бурычы. 23 февраль -кыю һәм көчле рухлы ир-егетләр бәйрәме. Гаиләгезгә бүтән беркайчан да безнең тынычлыгыбызны саклаучы улларыгызны, ирләрегезне һәм әтиләрегезне югалту кайгысы килмәсен. Тыныч һәм иҗади хезмәт, иминлек, нык сәламәтлек һәм бәхет сезгә, хөрмәтле алексеевскилылар!
Алексеевск муниципаль районы башлыгы
Владимир Козонков
* * *
Район кешеләрен бәйрәм белән шулай ук район хәрби комиссары Дмитрий Дерунов, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы да котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев