Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Бер тәрәзә» ишекләре ачыла

Бик тиздән-апрельдә бу бина яңадан үзенең ишекләрен ачачак. Ләкин биредә бөтенләй башка, ләкин алексеевскилылар өчен шулай ук мөһим процесслар барачак. Бина үз гомерендә бик күп хуҗаларны күрде. Монда нинди генә хезмәтләр урнашмаган иде. Башкарма комитет җитәкчеләре һәм структур бүлекчәләре, салым хезмәткәрләре, әле күптән түгел генә яңа урынга күчкән пенсия фонды...

Бик тиздән-апрельдә бу бина яңадан үзенең ишекләрен ачачак. Ләкин биредә бөтенләй башка, ләкин алексеевскилылар өчен шулай ук мөһим процесслар барачак.

Бина үз гомерендә бик күп хуҗаларны күрде. Монда нинди генә хезмәтләр урнашмаган иде. Башкарма комитет җитәкчеләре һәм структур бүлекчәләре, салым хезмәткәрләре, әле күптән түгел генә яңа урынга күчкән пенсия фонды бүлекчәсе, газета редакциясе-биредә тормыш һәрчак кайнап торды. Стеналар бик күпләрнең тавышларын үзләрендә саклыйлар...
Ә тиздән, бик тиздән район җитәкчелегенең күчемсез милеккә яки җиргә документларны рәсмиләштереп йөрүче кешеләрнең тормышын җиңеләйтү ниятләре тормышка ашачак. Биредә бер түбә астында теркәү палатасы да, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы да, БТИ вәкилләре дә, кадастр хезмәте дә, кыскасы, рөхсәт итү документларын бирүче кешеләр бер түбә астында эшләячәкләр.
Район халкы белән очрашуда Владимир Козонков әйткәнчә, әлеге проектны тормышка ашыру авыл кешеләренә вакытларын һәм акчаларын янга калдырырга һәм документларны рәсмиләштерү озакка сузылган яки рәсмиләштерүче кешеләр үзләрен начар тоткан очракларда тиз генә район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә бинада "хәбәрдарлык әрҗәсе" урнашачак, анда үз фикерләреңне язып салырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев